Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Балага узган икән, табарга кирәк

"Бүгенге медицина көмәнлекне алдан туктату буенча операцияләрне хатын-кызлар өчен куркынычсыз иткәндер? Резеда Н." Әлеге сорауга район үзәк хастаханәсенең акушер-гинекологы Миләүшә Вәлиуллина җавап бирә. -9-15нче июльләрдә Россиядә "Миңа тормыш бүләк ит!" исеме астында акция узды. Бу аңлашыла да, чөнки илебездә көн саен - 15604, сәгать саен - 650, һәр минут саен...

"Бүгенге медицина көмәнлекне алдан туктату буенча операцияләрне хатын-кызлар өчен куркынычсыз иткәндер? Резеда Н."

Әлеге сорауга район үзәк хастаханәсенең акушер-гинекологы Миләүшә Вәлиуллина җавап бирә.

-9-15нче июльләрдә Россиядә "Миңа тормыш бүләк ит!" исеме астында акция узды. Бу аңлашыла да, чөнки илебездә көн саен - 15604, сәгать саен - 650, һәр минут саен 11 аборт ясала. Узган ел бездә 208 бала туса, 105 аборт ясалды. Агымдагы елның ярты елында гына да инде әлеге сан 105не тәшкил итте. Хатын-кызлар көмәнлекне вакытыннан алдан туктатып, үзләренең сәламәтлекләренә зыян китерәләр, ана булу бәхетеннән мәхрүм ителәләр бит. Кабат ясалган һәр операция сәламәтлеккә генә түгел, тормышка куркынычны да күпкә арттыра. Моның белән хатын-кыз үзенекенә генә түгел, табарга карар иткән туачак баласының гомеренә дә куркыныч тудырырга мөмкин. 28 атнадан соң туган балалар арасындагы үлем очракларының 20-25 проценты аборт ясату белән бәйле. Аның куркынычсызы юк. Катлаулыкларның операция барышында, аннан соң айлар узгач та барлыкка килү ихтималы бар. Көмәнлекне алдан туктату гормоннар белән бәйле булган авыруларның үсеше нәтиҗәсендә хатын-кызда репродуктив функциянең бозылуына китерергә мөмкин. Нинди генә асептик шартларда ясалуга карамастан, ул анатомик җәрәхәт китереп чыгара (аналык муены киңәя). Кайда җәрәхәт, шунда азу. Шуңа күрә ул аналык муеныннан башланып эчкә таба "юл алачак". Тикшерүләр күрсәткәнчә, аборт ясатканнарның дүрттән берендә хроник эндометрит барлыкка килә. Ә бу, мәгълүм булганча, көмәнлекне ахыргача җиткермәскә мөмкин. Тагын шунысын истән чыгармыйк, көмәнлекләрен алдан туктаткан хатын-кызларда депрессия арта. Үз гаебеңне тану - акрын хәрәкәт итүче мина дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев