Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

“Ашыгыч ярдәм” каршы түгел

"Ашыгыч ярдәм" хезмәте гражданнарның кайда яшәүләренә, пропискаларының, паспортларының һәм мәҗбүри медицина иминияте полисларының бармы юкмы икәнлегенә карамастан, барысына да үтемле булачак. Әгәр полис юк дип хезмәт күрсәтелми икән, бу Федераль канунны бозуга керәчәк. Шундый очрак була калса, мәҗбүри медицина иминияте буенча страховкаланмаган, яисә РФнең башка субъектлары территорияләрендә страховкаланган гражданнар ОМСның...

"Ашыгыч ярдәм" хезмәте гражданнарның кайда яшәүләренә, пропискаларының, паспортларының һәм мәҗбүри медицина иминияте полисларының бармы юкмы икәнлегенә карамастан, барысына да үтемле булачак. Әгәр полис юк дип хезмәт күрсәтелми икән, бу Федераль канунны бозуга керәчәк. Шундый очрак була калса, мәҗбүри медицина иминияте буенча страховкаланмаган, яисә РФнең башка субъектлары территорияләрендә страховкаланган гражданнар ОМСның территориаль фондына мөрәҗәгать итә алалар. Иң мөһиме: чакыру буенча килгән медицина хезмәткәрләре ОМС полисының, яисә шәхесне ачыклый торган документның (пациент документларны, яисә алар турындагы мәгълүматларны үзе тәкъдим итә алган очракта) номерын һәм сериясен язып алырга тиешләр. Шуннан соң мәгълүматлар хезмәт күрсәткән өчен түләү акчасын алырга тиешле иминият компаниясенә җибәрелә. Авыруның тиешле документлары булмаса да, экстрен медицина ярдәме аңа кичекмәстән һәм бушлай күрсәтелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев