Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Ялганлап шалтыратсаң

Соңгы елларда телефон терроризмы шактый таралды. Бу шуклык өчен җитди җавап тотарга туры киләчәген кайберәүләр бәлки белмидер дә. Массакүләм мәгълүмат чараларыннан ишетеп, күреп торабыз: "иминлек теләүчеләр" тимер юл вокзалларында, мәктәптә, күп фатирлы йортларда, хәтта полиция бүлекләренә куелган шартлаткычлар турында хәбәр итәләр. Нәтиҗәдә гадәти яшәү режимы бозыла, меңләгән кешеләрне эвакуацияләргә туры...

Соңгы елларда телефон терроризмы шактый таралды. Бу шуклык өчен җитди җавап тотарга туры киләчәген кайберәүләр бәлки белмидер дә.

Массакүләм мәгълүмат чараларыннан ишетеп, күреп торабыз: "иминлек теләүчеләр" тимер юл вокзалларында, мәктәптә, күп фатирлы йортларда, хәтта полиция бүлекләренә куелган шартлаткычлар турында хәбәр итәләр. Нәтиҗәдә гадәти яшәү режимы бозыла, меңләгән кешеләрне эвакуацияләргә туры килә, алар эмоциональ киеренкелектә торалар, хокук саклау органнары өстәмә көчләр һәм чыгымнар (ә бит бу салым түләүчеләрдән җыелган акчалар!) тотып, шунда эшләргә мәҗбүрләр. Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 207нче маддәсендә каралганча, терроризм акты турында ялган шалтырату өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Шаяртырга яратучы ике йөз меңгә кадәр штрафка, яисә 18 ай дәвамында хезмәт хакын тотып калу, 480 сәгатьлек мәҗбүри төзәтү эшләренә тартылырга, өч елга ирегеннән мәхрүм ителергә дә мөмкин. Җинаятьчене мөлкәткә килгән зыянны каплау турында дәгъва да көтә. РФ Гражданлык кодексының 1074нче маддәсе нигезендә, җинаять балигъ булмаганнар тарафыннан кылынса, әлеге җаваплылык аның ата-анасына, попечительләренә күчә.

Линар Әскаров, район прокуроры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев