Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Вакытында түләгән, тыныч йоклар

Бүгенге көндә Мамадыш районы суд приставлары бүлегендә ЮХИДИ карарлары нигезендә штрафлар түләтү буенча - 420 башкарма производство һәм фатирлар буенча әҗәтләрне түләттерүгә кагылышлы 23 документ ята. Соңгысы буенча бурычлар 688 мең сум тәшкил итә. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе линиясе буенча производстволарны үтәүдә кайбер чагында аңлашылмаучанлыклар килеп туа. Бурычлы үзенең...

Бүгенге көндә Мамадыш районы суд приставлары бүлегендә ЮХИДИ карарлары нигезендә штрафлар түләтү буенча - 420 башкарма производство һәм фатирлар буенча әҗәтләрне түләттерүгә кагылышлы 23 документ ята. Соңгысы буенча бурычлар 688 мең сум тәшкил итә. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе линиясе буенча производстволарны үтәүдә кайбер чагында аңлашылмаучанлыклар килеп туа. Бурычлы үзенең штрафын түләгән, ә бу турыда ул ЮХИДИга хәбәр итәргә "оныткан". Штраф салу турындагы карар чыгарылып, өч айдан соң ул тиешенчә хәбәр ителмәсә, эш безгә җибәрелә. Әгәр инде тиешле карар үтәлми икән, бурычлының мөлкәти хәлен тикшергәннән соң пристав аның автотранспортына арест сала, техника штраф стоянкасына куела. Әҗәтлегә бурычларыннан тыш башкарма җыем (500 сум) һәм машинасы автостоянкада торган өчен кесәдән акчаны чыгарып салырга туры киләчәк. Әгәр штрафлар вакытында түләнми икән, КоАПның 20.25нче маддәсе нигезендә, гаепле затны унбиш тәүлеккә чаклы административ кулга алу каралган. Фатирлар өчен үзвакытында түләмәүчеләр белән көрәш-суд приставлары хезмәте өчен авырткан башка тимер таяк. Безнең "Идарәче компания" ДУ хезмәткәрләре белән берлектә җитди чаралар күрелүгә карамастан, торак өчен түләүдә бурычлары булганнарның саны шәһәрдә бик аз кими. Фатирга түләү буенча әҗәтне түләттерү турындагы документны башкару булган очракта суд приставы-башкаручысы бурычлының мөлкәтен ачыклау максатында БТИга, Теркәү палатасына, МРЭОга, ЮХИДИгә, Җир кадастрына һәм кредит учреждениеләренә (банкларга) мөрәҗәгать итә. Шулай ук аның яшәү урынындагы хәлләр белән якыннан таныша. Соңгысына килгәндә, суд приставы-башкаручысы йорт мөлкәтенә, аны алга таба сату максатында, арест сала. Ә сатудан кергән акча бурычларны капларга китә. Әгәр инде мөлкәтнең генә суммасы моңа җитми икән, судта әҗәтлене фатирыннан кечкенәрәк мәйданлы торакка чыгару мәсьәләсе каралачак. Моннан тыш безнең хезмәткәрләр тарафыннан бурычлыларның мөлкәтләрен эзләү буенча чаралар күреләчәк. Алар табыла икән, шунда ук арест салына, алга таба сатыла, кергән акча әҗәтне түләргә җибәреләчәк. НИКОЛАЙ МИРОНОВ, Мамадыш бүлеге начальнигы-өлкән суд приставы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев