Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Сүз булышмаса, штраф көтә

Агымдагы елның 24нче апреленнән 15нче маена чаклы янгын куркынычсызлыгы турында халык арасында аңлату эшләре алып барылды. Әлеге чор эчендә бүлекчә хезмәткәрләре полициянең участок уполномоченныйлары белән берлектә шәһәрдә һәм авыллардагы шәхси секторларда профилактик рейдлар үткәрделәр, янгын куркынычсызлыгы турында белешмәләр тараттылар. Рейдлар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга кирәклегенә басым ясалды, ут белән шаяруның...

Агымдагы елның 24нче апреленнән 15нче маена чаклы янгын куркынычсызлыгы турында халык арасында аңлату эшләре алып барылды.

Әлеге чор эчендә бүлекчә хезмәткәрләре полициянең участок уполномоченныйлары белән берлектә шәһәрдә һәм авыллардагы шәхси секторларда профилактик рейдлар үткәрделәр, янгын куркынычсызлыгы турында белешмәләр тараттылар. Рейдлар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга кирәклегенә басым ясалды, ут белән шаяруның нинди аяныч хәлләргә китерүе турында халыкка аңлатылды. Язын җир участокларында узган елдан калган чүпләрне яндыру "күркәм йола"га әверелде. Аларны махсус контейнерларга урнаштырырга кирәклеге турындагы чакыруларны күпчелек инкарь итә. Кайберәүләр, барысы да тәртиптә, учаклар тиешле контрольдә тотыла, бернинди бәла-каза да булмаячак дип, үзләрен ышандыралар. Ә бит янып торган урыннан очкынның корылмаларга җил белән күченгән очраклары шактый булды. Шуның аркасында "ут төртүченеке" генә түгел, ә күршедәге корылмалар да зыян күрергә мөмкиннәр. Гражданнарның аңнарына сүз белән генә барып җителмәсә, башка нәтиҗәлерәк юллар да бар: янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре бозылган очракта административ штраф түләтү каралганын истән чыгармаска иде. Гадәттән тыш хәл кертелгән очракта (җөмһүриятебездә ул 25нче апрельдә керде) аның күләме күп мәртәбәләр арта. Агымдагы елда торак секторында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган, урманнарда учаклар яккан һәм узган елгы үләнне яндырган өчен 12 граждан штрафка тартылды. Өч җаваплы затка карата административ эш кузгатылды. Янгынга каршы гадәттән тыш режим кертелгәннән соң урманнарга барулар чикләтелде, федераль янгынга каршы хезмәт подразделениеләре хезмәт итүнең көчәйтелгән вариантына күчерелде. Алда-җәй. Янгыннар чыгу куркынычы арта торган чор бу. Шуңа күрә гражданнар көнкүрештә һәм производствода янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәсеннәр иде.

Александр Клинов,

Мамадыш районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев