Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

СМС-чакыру

РФ Гражданлык- процессуаль кодексындагы 113нче маддәнең 1нче бүлеге нигезендә, суд эшендә катнашучылар, шулай ук шаһитләр, экспертлар, белгечләр һәм тәрҗемәчеләр судка, тапшырылганлык турында уведомление белән заказлы хат, суд чакыртуы, телефонограмма яки телеграмма, факс яки башка элемтә чаралары ярдәмендә чакырыла. РФ Югары Суды Пленумының 2012 елның 9нчы февралендәге Карары нигезендә, суд эшләрендә...

РФ Гражданлык- процессуаль кодексындагы 113нче маддәнең 1нче бүлеге нигезендә, суд эшендә катнашучылар, шулай ук шаһитләр, экспертлар, белгечләр һәм тәрҗемәчеләр судка, тапшырылганлык турында уведомление белән заказлы хат, суд чакыртуы, телефонограмма яки телеграмма, факс яки башка элемтә чаралары ярдәмендә чакырыла. РФ Югары Суды Пленумының 2012 елның 9нчы февралендәге Карары нигезендә, суд эшләрендә катнашучылар риза булган очракта, эшнең судта каралу вакыты һәм урыны турында аларга СМС ярдәмендә хәбәр итәргә мөмкин. СМС-хәбәр алуга ризалык факты расписка нигезендә расланып, анда суд эшендә катнашучының СМС юлланачак телефон номеры да күрсәтелә.

Мәҗбүри эшләр

"РФ Җинаять кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закончалык актларына үзгәрешләр кертү турындагы" 2011 елның 7нче декабрендәге 420-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә РФ Җинаять-башкарма кодексына өстәлгән 8.1 санлы "Мәҗбүри эшләр рәвешендә җәзалар үтәтү" бүлегендә әлеге җәза төренең урыннары һәм тәртипләре күрсәтелә. Мәҗбүри эшләр рәвешендәге җәзаларны үтәтү урыны итеп РФ субъектлары территориясендә тоткын яшәгән төзәтү үзәкләре билгеләнә. Шулай ук төзәтү учреждениеләрендә төзәтү үзәкләре буларак изоляцияләнгән участок булдыру да карала. Төзәтү эшләренең сроклары тоткынның төзәтү үзәгенә килгән көненнән билгеләнә башлый. Тоткыннар төзәтү эшләрен төзәтү үзәге кайда җибәргән булса, шунда башкарырга тиеш. Төзәтү эшләре рәвешендә җәза алганнар төзәтү үзәкләре территориясендә яши. Үзенә тәкъдим ителгән эштән баш тартырга аның хакы юк. Мәҗбүри эш чорында тоткынга ул эшли торган оешма тарафыннан елга бер мәртәбә 18 көн дәвамында түләүле отпуск бирелә. Шул ук вакытта, әлегедәй отпуск эш белән тәэмин ителмәгән тоткыннарга бирелми. Мәҗбүри эш рәвешендә җәза үтәүчегә яхшы тәртип һәм эшкә җаваплы караган өчен "бүләк" каралган. Ул рәхмәт, алдан билгеләнгән җәзаны вакытыннан алда кире алу, ял һәм бәйрәм көннәрендә төзәтү үзәге урнашкан муниципаль берәмлек чикләреннән чыкмый гына үзәк территориясеннән чыгу формасында бирелергә мөмкин.

Материалларны әзерләде

Линар Әскәров, район прокуроры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев