Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Әниемнең җылы кочагы

Район башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия әгъзалары утырышлардан авыр тойгылар белән таралышадыр. Нинди язмышлар гына үтми бит алар кулы аша. Шундый утырышның чираттагысы күптән түгел генә район мәгариф бүлегендә уздырылды. Анда унҗиде эш каралды. Шуларның алтысы балаларын тәрбияләүгә төкереп караучы әти-әниләргә кагылышлы иде....

Район башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия әгъзалары утырышлардан авыр тойгылар белән таралышадыр. Нинди язмышлар гына үтми бит алар кулы аша. Шундый утырышның чираттагысы күптән түгел генә район мәгариф бүлегендә уздырылды. Анда унҗиде эш каралды. Шуларның алтысы балаларын тәрбияләүгә төкереп караучы әти-әниләргә кагылышлы иде. Утыз дүрт яшьлек бер ханым өч ирдән өч бала тапкан. Табуын тапкан да, әмма аларны тәрбияләргә кирәклеген "оныткан", күрәсең. Моңа ана кешенең спиртлы эчемлекләр белән дус булуы "гаепле". Аның аракы белән арасын өзүе турында ышандырырга тырышуы комиссия әгъзаларында зур шикләнү тудырды. Әни кеше инде бер мәртәбә ана хокукларыннан мәхрүм ителгән булган. Күпмедер туры юлдан барган да, әмма бераз вакыттан соң хәмергә карата "мәхәббәте" балаларына караганда өстенрәк булып чыккан. Нәтиҗәдә өч бала да "Өмет" социаль приютында биш ай тәрбияләнәләр икән инде. Хатын заты комиссия әгъзаларын эчүен ташлаганы турында ышандырырга маташты. Әмма соңгылары моңа бик сак карарга кирәклеген ассызыкладылар. Гаиләгә соңгы мөмкинлек бирелде. Ана һәм аның тормыш иптәше туры юлга басарлармы, монысына ышануы да кыен. Шулай булса да, тирәнтен уйланып, авылдашлары каршында үзләренә карата тискәре фикер уятканлыкларын аңлап, дөрес юлдан китсәләр, бик яхшы булыр иде. Приют директоры Рәшит Вәлиев сүзләренә караганда, балаларның анда торасылары килми, авылларында кешечә яшиселәре килә икән. Бу турыда тирәнтен уйлансыннар иде комиссия каршында басып торып та, йөзләрендә үкенүне белдергән чаткыларның эзе дә булмаган әни белән әти кеше. Кайда эшләүләре белән кызыксынгач, ханым авылда эш юклыкка "зарланып" алды. Шунда комиссия әгъзаларында урынлы сорау туды: "Ә эчәргә акчаны каян аласыз соң?" Әлеге гаиләнең авылдашлары булган бер ханымның яшен белгәч, ихтыярсыздан тел шартлатып куярга мәҗбүр булдым. Аның спиртлы эчемлекләр белән мавыгуы турындагы мәгълүматны бик авырлык белән генә кабул итәсең. Ләкин факт факт булып кала. Әлеге яшь ананың хәмер белән дус булуы аркасында кечкенә ике баласына тиешенчә тәрбия биреп җиткермәве тикшерелде утырышта. Соңгылары нинди булып үсәрләр, монысын вакыт күрсәтер. Әгәр ана кеше үзенең ялгышын аңлап, туры юлга баса икән, комиссия каршында торган мизгелләрен аның оялып исенә төшерәчәгенә иманым камил. Аңа да төзәлергә, эш табарга билгеле бер вакыт бирелде. Тәкәнеш төбәгеннән булган 35 яшьлек ханымны да 13 яшьлек кызының укуы, кемнәр белән аралашуы, сәламәтлеге бер дә кызыксындырмый, ахрысы. Беркайда эшләмәсә дә, хәмерне үзенең якын "дустына" әверелдергән ул. Комиссия каршында шулай ук "Өмет"тә инде ярты ел яшәүче кызларына битараф булган бер ир заты аларны аннан кайчан алачагын тәгаен генә әйтә алмады. Аның сүзләренә караганда, үзе теләсә кайда яши икән. Авылда йорты да бар. "Мин аларны алып нишләтим соң?" - дигән сорау белән ул үзенең балаларына булган "мәхәббәтенең" тирәнлеген күрсәтте. Утырышта каралган тагын ике эш тә әни кешеләрнең аракы белән "дуслыклары" аркасында балигъ булмаган балаларын тәрбияләргә тиешенчә игътибар биреп җиткермәүләре белән бәйле иде. Менә шундый ата-аналарга карата үзеннән үзе сорау килеп туа: "Тиешенчә тәрбияләмәгәндә балаларыгызга сез картаймыш көнегездә кирәк булырсызмы икән?" НИКОЛАЙ ЗЮРИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев