Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Күчерү закон нигезендә

Район прокуратурасына, Мамадыш муниципаль район комитетының "Мәгариф бүлеге" муниципаль казна учреждениесе карары нигезендә шәһәрдәге 4нче санлы мәктәптә белем алучы балаларны 3нче санлы мәктәпкә күчерү турында коллектив мөрәҗәгать килде. Тикшерү күрсәткәнчә, андый карарның булмавы ачыкланды. Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы законының 16нчы маддәсе нигезендә, муниципаль белем бирү учреждениеләренә гражданнарны кабул итү кагыйдәләре...

Район прокуратурасына, Мамадыш муниципаль район комитетының "Мәгариф бүлеге" муниципаль казна учреждениесе карары нигезендә шәһәрдәге 4нче санлы мәктәптә белем алучы балаларны 3нче санлы мәктәпкә күчерү турында коллектив мөрәҗәгать килде.

Тикшерү күрсәткәнчә, андый карарның булмавы ачыкланды. Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы законының 16нчы маддәсе нигезендә, муниципаль белем бирү учреждениеләренә гражданнарны кабул итү кагыйдәләре гражданнарның яшәү урыннарына карап, җирле үзидарәләр органнарына беркетелгән белем бирү учреждениеләренә кабул итүне тәэмин итәргә тиешләр һәм алар шунда гомуми белем алырга хокуклылар. Россия Федерациясе Мәгариф министры Боерыгы нигезендә, агымдагы елның 15нче февралендә 107нче санлы "Гражданнарны гомумбелем бирү учреждениеләренә алу тәртибе" кабул ителде. Аның 5нче пунктында, гомумбелем бирү программалары буенча укырга алганда да шул ук кагыйдәләрнең таләпләре үтәлергә тиеш. Кабул итү учреждениедә урын булмаган очракта инкарь ителергә мөмкин. Мамадыш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең 2012нче елның 23нче апрелендә кабул иткән 523нче санлы "Мамадыш шәһәрендәге хезмәт күрсәтә торган территорияләрне гомумбелем бирү учреждениеләренә беркетү турындагы" карары нигезендә, 3нче санлы мәктәпкә түбәндәге урамнар һәм йортлар беркетелде: Давыдов урамы, 1-147нче санлы йортлар; Нократ яр буе; Горький урамындагы 1-85нче санлы йортлар; Вера Фигнер, Октябрьнең 18еллыгы, Кирпичная, Ушма яр буе, Лермонтов, Киров, 8 Март, Пушкин урамнары; Пушкин һәм Заводской тыкрыклары; Заводская, Новозаводская урамнары; Горький тыкрыгы; Заправочная, Моторная урамнары; Кирпичный, Новозаводская тыкрыклары. Шушы ук карар буенча 1нче, 4нче санлы мәктәпләр һәм 2нче санлы лицейга да террриторияләр беркетелде.

Әлфия Корчагина, прокурор ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев