Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Каптылар...

Узган төн браконьерларга гына түгел, Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге хезмәткәрләре өчен дә уңышлы булды. Алар тарафыннан 14 административ беркетмә тутырылды, районыбыз территориясендә күп күләмдә законсыз балык тотуның ике факты ачыкланды. Полиция хезмәткәрләре-начальник урынбасары Айрат Бабаниязов белән лицензия-рөхсәт бирү буенча инспектор Андрей Васильев һәм Мамадыш балык заводы...

Узган төн браконьерларга гына түгел, Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге хезмәткәрләре өчен дә уңышлы булды. Алар тарафыннан 14 административ беркетмә тутырылды, районыбыз территориясендә күп күләмдә законсыз балык тотуның ике факты ачыкланды. Полиция хезмәткәрләре-начальник урынбасары Айрат Бабаниязов белән лицензия-рөхсәт бирү буенча инспектор Андрей Васильев һәм Мамадыш балык заводы вәкилләре 16нчы май көнне төнге сәгать 10да бергәләшеп рейдка кузгала. Отарка авылы янында беренче браконьерны төнге сәгать бердә эләктерәләр. Алабугалы, вакытлыча шушы авылда яшәүче ирнең моторлы көймәсеннән һәркайсы 70 метрлы тыелган ятьмә белән тотылган 76 чехонь, өч корбан, бер опты һәм чуртан алына. Монысын рәсмиләштергән вакытта, икенче ятьмәгә тап булалар. Иртән аларның хуҗаларын да бөтен "байлыклары" белән кулга төшерәләр. Казанда яшәүче ике ир кулындагы 30 килограммлы капчыктан 170 данә чөгә санап чыгаралар. Балыклар эре, уылдык чәчәргә әзерләнгәннәр. Корсаклары ярылганнарының уылдыклары да шунда ук таралып ята... Иң кара исәпләр белән табыш - 20 мең сумлык. Тик табигатькә салынган зыян гына исәпләп бетереп булмаслык. Шулай ук ятьмәләре, моторлы резина көймәләреннән дә коры кала браконьерлар. Сулыкларда 25нче апрельдән "Уылдык" операциясе игълан ителгән иде. Соңгы араларда мондый рейдлар көн саен уздырыла. Инде 25 административ материал һәм ике эре браконьерлык очрагы теркәлергә өлгергән. Гамәлият 10нчы июньгә кадәр бара. Ландыш Шәйхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев