Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Җиңел акча яхшыга илтми

Мамадыш районы судында җәмгыятькә аеруча зур күләмнәрдә зыян салучыларны хөкем иттеләр. Чыгышлары белән Удмуртия якларыннан булган гражданнар җинаять эшен Мамадыш районы территориясендә кылганнар. Әлеге затлар алдан сөйләшенеп чит кеше милкенә кул сузганнар. Һәм, әйтергә кирәк, бу - безнең район территориясендә күзәтелгән җинаятьләрдән аеруча зур күләмнәрдә кылынганнарының берсе. Хөкем ителүчеләр узган...

Мамадыш районы судында җәмгыятькә аеруча зур күләмнәрдә зыян салучыларны хөкем иттеләр. Чыгышлары белән Удмуртия якларыннан булган гражданнар җинаять эшен Мамадыш районы территориясендә кылганнар. Әлеге затлар алдан сөйләшенеп чит кеше милкенә кул сузганнар. Һәм, әйтергә кирәк, бу - безнең район территориясендә күзәтелгән җинаятьләрдән аеруча зур күләмнәрдә кылынганнарының берсе. Хөкем ителүчеләр узган елның җәендә "Булгарнефть" ААҖнең Түбән Козгынчы авылы янәшәсендә төзелүче 543нче санлы пунктының тимер контейнерына үтеп керәләр. Аннан законсыз рәвештә алып чыккан товарлардан "Булгарнефть" ААҖгә гомуми суммасы 2 миллион 530 мең 382 һәм "Блок Трубопровод Строй" ЯАҖгә 92мең 536 сум күләмендә матди зыян килә. Хөкем ителүчеләр өчесе дә суд утырышы барышында үзләренең гаепләрен тулысынча таныдылар. Аларның гамәлләре, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158нче маддәсендәге 4нче бүлекнең "б" өлеше нигезендә, аеруча зур күләмнәрдә чит кеше милкен урлау дип квалификацияләнә. Суд хөкем ителүчеләргә бирелгән уңай бәяләмәләрне, аларның гаилә хәлләрен һәм икесенең моңа кадәр дә суд юлларында йөргәннәрен, гаепләнүчеләрнең үз гаепләрен тулысынча тануларын һәм китерелгән зыянны өлешчә каплауларын, икесенең кече яшьтәге балалары барлыгын исәпкә алды. Алда әйтелгән хәлләрне игътибарга алып, кылынган җинаятьнең характерын һәм җәмгыятькә куркынычлыгын исәпләп, гаепләнүчеләрне ирекләреннән мәхрүм итү мөһим дигән карарга килде. Җинаятьчеләрнең берсе рәшәткә артында 3ел да алты ай, икенчесе 3 ел гомерен үткәрәчәк. Өченчесе, Россия Федерациясе Җинаять кодексындагы 69нчы маддәнең 5нче бүлеге нигезендә, бүгенге суд карары белән Удмуртиянең Увинск районы суды карары кушылу бәрабәренә 9 ел буе ирегеннән мәхрүм булачак.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев