Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Хезмәтне сакламасаң–җавап тот

Мамадыш районы прокуратурасы даими рәвештә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләрен көйләүче хезмәт закончалыклары нормаларының үтәлешен тикшереп тора. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә "Шакирҗанов" КФХнда, "Мамадыш азык-төлек корпорациясе" ҖЧҖдә, "Тәкәнеш агрофирмасы" ҖЧҖдә, "Район мәдәният йорты" МБУдә, авыл клубларында, шәхси эшмәкәрләр Н.С. Фатыйховта, А.Н. Степановта, А.Г. Сафинада, Ф.Ю. Шәяхмәтовада, Я.А.Гайфетдиновта, В.И.Кудряшовта, Ю.И. Магомедовта...

Мамадыш районы прокуратурасы даими рәвештә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләрен көйләүче хезмәт закончалыклары нормаларының үтәлешен тикшереп тора. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә "Шакирҗанов" КФХнда, "Мамадыш азык-төлек корпорациясе" ҖЧҖдә, "Тәкәнеш агрофирмасы" ҖЧҖдә, "Район мәдәният йорты" МБУдә, авыл клубларында, шәхси эшмәкәрләр Н.С. Фатыйховта, А.Н. Степановта, А.Г. Сафинада, Ф.Ю. Шәяхмәтовада, Я.А.Гайфетдиновта, В.И.Кудряшовта, Ю.И. Магомедовта хезмәт закончалыгын бозу очраклары теркәлде. Тикшерүләр барышында ачыкланганча, Россия Федерациясе Хезмәт кодексының эш бирүченең эш урыннарын хезмәт шартлары буенча аттестацияләргә тиеш булуын билгеләүче 212нче маддәсен бозганнар, әлеге оешмаларда эш урыннарына аттестацияләр уздырылмаган. Кодексның 223нче маддәсе бозылган: хезмәтне саклау таләпләре нигезендә хезмәткәрләргә санитар-көнкүреш һәм савыктыру-профилактик хезмәтләр тулысынча күрсәтелми. Авыр эштә һәм зыянлы, куркыныч хезмәт шартларында, шулай ук транспорт хәрәкәте белән бәйле булган урыннарда эшләүчеләр ел саен үтәргә тиешле медицина күзәтүләрен узмаганнар-кодексның 213нче маддәсе бозылган. 221нче маддәне бозып, махсус эш киемнәрен юу, киптерү һәм ремонтлауны хезмәткәрләр өй шартларында башкара. Хезмәткәрләрне эш урынында хезмәтне саклау, сәламәтлеккә зыян килү куркынычы һәм аларга бирелергә тиешле компенсацияләр һәм шәхси саклану чаралары турында мәгълүмат белән таныштырмыйлар. Хезмәткәрләргә рейска чыгар алдыннан медицина күзәтүе үткәрелми. Тикшерүләр нәтиҗәсендә район прокуроры тарафыннан 6 тәкъдимнамә чыгарылды. РФ КоАПның 5.27нче маддәсендәге 1нче бүлектә каралган административ хокук бозулар турында производстволар ачылды. 19 кеше административ штрафка тартылды, 77 эш судка юлланды.

Әлфия Корчагина, район прокуроры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев