Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Детективлар ярдәм итә ала

Шәхси детективлар һәм сакчылар, хокук саклау органнары белән махсус килешү нигезендә, җинаятьчеләрне эзләүдә катнаша алалар. Бу агымдагы елның 26нчы гыйнварында Хөкүмәтнең 10нчы санлы "Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1992нче елның 14нче августындагы 587нче санлы карарына үзгәрешләр кертү турындагы" карар белән расланды. Килешүдә детективлар һәм сакчылар кылынган, кылыначак һәм әзерләнә торган җинаятьләр, административ...

Шәхси детективлар һәм сакчылар, хокук саклау органнары белән махсус килешү нигезендә, җинаятьчеләрне эзләүдә катнаша алалар.

Бу агымдагы елның 26нчы гыйнварында Хөкүмәтнең 10нчы санлы "Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1992нче елның 14нче августындагы 587нче санлы карарына үзгәрешләр кертү турындагы" карар белән расланды. Килешүдә детективлар һәм сакчылар кылынган, кылыначак һәм әзерләнә торган җинаятьләр, административ хокук бозулар турында хәбәр итү, аларның җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә катнашу тәртибе каралырга мөмкин. Ә хокук саклау органнары исә, әгәр бу килешүдә бар икән, үз чиратларында, соңгыларына криминаль хәл, эзләүдәге затлар, кылынган җинаятьләрнең алымнары, тактикасы турында хәбәр ирештерергә тиешләр.
Килешүләр әзерләү кагыйдәләреннән тыш, шәхси детектив һәм саклау эшчәнлеген көйли торган башка документлар да расланды. Боларга гражданны детектив һәм сак эшчәнлеген җәелдереп җибәрүгә киртә булган нигезләмәләрнең күләме турында карар әзерләү; махсус формада йөрү; эчке эшләр органнары белән килешенеп аның төсен билгеләү; шәхси сак оешмаларындагы транспорт чараларындагы язу һәм билгеләрне билгеләү; мөлкәтне кораллы саклау рәвешендәге сак хезмәте күрсәтү кагыйдәләре керә. Шулай ук шәхси сак оешмалары тарафыннан корал һәм махсус чаралар, махсус киемнәр алу, алардан файдалану; исәп һәм саклау таләпләренә дә җитди игътибар кирәк.
Линар Әкскаров, район прокуроры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев