Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Җаваплы караш кирәк

Район прокуратурасы, Мамадыш шәһәрендә яшәүче ханымның мөрәҗәгате нигезендә, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының техник инвентаризацияләр бюросы республика дәүләт унитар предприятиесенең 8нче санлы Мамадыш төркеме филиалында һәм Теркәлү, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең ТР буенча Мамадыш бүлегендә тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында ачыкланганча, әлеге оешмалар, гариза бирүченең ризалыгыннан башка, аның...

Район прокуратурасы, Мамадыш шәһәрендә яшәүче ханымның мөрәҗәгате нигезендә, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының техник инвентаризацияләр бюросы республика дәүләт унитар предприятиесенең 8нче санлы Мамадыш төркеме филиалында һәм Теркәлү, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең ТР буенча Мамадыш бүлегендә тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында ачыкланганча, әлеге оешмалар, гариза бирүченең ризалыгыннан башка, аның персональ мәгълүматлары, шул исәптән фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган көне, адресы, милки хәле һәм башка мәгълүматлар сакланган төзелеш объекты һәм җир төзү эшләренең техник паспорты күчерелмәсен өченче затларга тапшырганнар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуроры карары белән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының техник инвентаризацияләр бюросы республика дәүләт унитар предприятиесенең 8нче санлы Мамадыш төркеме филиалы директоры һәм Теркәлү, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең ТР буенча Мамадыш бүлеге начальнигы РФ КоАПның 13.11 маддәсе буенча (гражданнар турындагы мәгълүматны җыю, саклау, файдалану яки таратуның закон нигезендә билгеләнгән тәртипләрен бозу) административ җаваплылыкка тартылдылар.

Нияз Сәйфетдинов, район прокуроры ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев