Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Асылның асылы

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының элиталы бүлекләренә бары тик лаеклыларны гына алалар. якташыбыз Руслан Ермолаев - шундыйларның берсе. Ел саен үткәрелә торган "Һөнәре буенча иң яхшы" ведомство конкурсында катнашып, Казан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының "Гвардейский" идарәсе полиция бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлекчәсенең өлкән оперуполномоченные "Угро хезмәткәре" номинациясендә җиңүче була. Руслан...

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының элиталы бүлекләренә бары тик лаеклыларны гына алалар. якташыбыз Руслан Ермолаев - шундыйларның берсе.

Ел саен үткәрелә торган "Һөнәре буенча иң яхшы" ведомство конкурсында катнашып, Казан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының "Гвардейский" идарәсе полиция бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлекчәсенең өлкән оперуполномоченные "Угро хезмәткәре" номинациясендә җиңүче була. Руслан Ермолаев апрель аеннан Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының үзәк аппаратына күчерелә. Моңа элегрәк ирешкән уңышлары да этәргеч бирмичә калмый. Һөнәри осталык конкурсының шәһәр этабында ул җиңеп чыга, республика күләмендә - икенче, ә Омск шәһәрендә узган федераль бәйгедә мактаулы бишенче урыннарны яулый. "Руслан һәрвакытта да шундый булды: җаваплылык тоя белә, үҗәтлеге дә җитәрлек. Ә әтисе кебек милициядә эшләү теләге кече яшьтән ук бар иде,-ди улы турында әнисе Клавдия Дмитриевна.-Һәрвакытта да гадел булыгыз, үзегезгә дә, гаиләгезгә дә кызарырга туры килмәслек гамәлләр генә кылыгыз, дим мин өч улыма да". Ананың горурланырга җирлеге бар. Өлкән малае Виталий Мамадышта ирекле көрәш буенча танылган тренер, берничә шәкерте төрле турнирларда җиңүләр яуладылар. Ул шул ук вакытта энесе Русланны да спортның әлеге төре серләренә өйрәтә. Аның тырышлыгы аркасында язмам герое ирекле көрәш һәм самбо буенча спорт остасы, ә кул сугышы буенча спорт остасына кандидат исемнәрен йөртә. Кече малае Дмитрий быел Алабугада Суворов училищесын тәмамлый. Ул да абыйсы укыган институтка керергә җыена. Русланның физик әзерлегенә тел-теш тидерерлек түгел. Фитнес-клубта йөгерү, "Динамо" спорт комплексында көрәш һәм кул сугышы алымнарын камилләштерү, пистолеттан ату буенча күнегүләр аңа хезмәтендә нык ярдәм итәләрдер. Шуларның берсен генә күз уңыннан ычкындыр әле, бу үзеңнең һәм иптәшләреңнең гомерләрен өзәргә мөмкин. Шушы урында муниципаль район башлыгыбыз Анатолий Ивановның спортның файдасы, аның тормышта кирәге чыгуы, аның белән шөгыльләнгән кешеләрнең беркайчан да кыек юлга басмаячагы турындагы фикерләре искә төшә. "Казанның "Дальний" бүлекчәсендәге булган вакыйгалардан соң улларыгыз өчен борчылмыйсызмы?" - дип сорыйм Клавдия Дмитриевнадан. "Күңелдә шик туа, анысы. Очраклы, кешелексез адәмнәр намуслы хезмәт итүчеләрне таплыйлар шул. Милиция оешкан чорларны исегезгә төшерегез әле... Данлыклы кино геройлары - оперлар Глеб Жеглов, Володя Шарапов, участок инспекторы Анискиннар рухында үз эшләренә тугры, куркусыз күпме кешеләр үсеп чыкты. Тормыш үзе дөресли ул. Әгәр кешенең намусы чиста икән, ул бервакытта да хилафи гамәл кылмаячак, пычрак та аның намусына ябышмаячак. Телибезме юкмы, элек тә, хәзер дә бәла-каза күрсәк, милициягә бардык, бүген полициягә мөрәҗәгать итәбез, хокук саклау органнарыннан яклауларын сорыйбыз". Мин әлеге ханымның сүзләре белән тулысынча килешәм. Аның оперуполномоченный улы белән тормышта төрле хәлләр булырга мөмкинлеге, "барьер"ның икенче ягында да кешеләр булуы, аларга тавышны күтәрмәскә кирәклеге турында сөйләшкәнен ишеткәч, аңа ихлас күңелдән ышанасың. Ул башкалардан аермалы буларак бөеклекнең һәм алыштыргысызлыкның, тормыш һәм үлемнең ни икәнен яхшырак белә. Ни әйтсәң дә, район үзәк хастаханәсенең тудыру бүлегендә 32 ел эшләү дәверендә аның куллары аша районыбызның күпме кешесе узгандыр. Мондый Ана һәр сүзгә, һәр гамәлгә бәяне яхшы бирә. Бүген Татарстан Республикасының иң яхшы эзләүчесе алдында зур күләмдәге җаваплы бурычлар тора. Без, якташлары, Руслан Ермолаевның сынатмаячагына ышанабыз.

Наталья Якимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев