Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Альтернатив хезмәт

Альтернатив хезмәт. Нәрсә соң ул? 2011нче елның 30нчы ноябрендәге 343-ФЗ санлы "Хәрби хезмәт һәм хәрби бурыч турындагы" һәм "Альтернатив гражданлык турындагы" Федераль законнарга үзгәрешләр кертү турындагы" Федераль закон нигезендә, "альтернатив гражданлык хезмәтен туктату" төшенчәсе гамәлгә керде. Әлеге хезмәт, әгәр гражданин аннан китсә; үлү (һәлак булу) сәбәпле, законда каралган тәртип буенча...

Альтернатив хезмәт. Нәрсә соң ул?
2011нче елның 30нчы ноябрендәге 343-ФЗ санлы "Хәрби хезмәт һәм хәрби бурыч турындагы" һәм "Альтернатив гражданлык турындагы" Федераль законнарга үзгәрешләр кертү турындагы" Федераль закон нигезендә, "альтернатив гражданлык хезмәтен туктату" төшенчәсе гамәлгә керде. Әлеге хезмәт, әгәр гражданин аннан китсә; үлү (һәлак булу) сәбәпле, законда каралган тәртип буенча хәбәрсез хезмәттә булмаса, яисә аның үлүе билгеле булса альтернатив гражданлык хезмәте туктатыла. Ә инде әлеге хезмәт срогы тулган; хәрби-табиблык комиссиясе тарафыннан хәрби хезмәткә яраксыз яисә аңа яраклылыгы чикләнгән дип табылса; РФ Федераль Җыенының Федераль Советы әгъзасы, РФ субъектының югары дәрәҗәдәге вәкаләтләрен (РФ субъекты дәүләт идарәсе югары башкарма органы җитәкчесе) башкарса, шулай ук РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасына, РФ субъектының дәүләт властенең закон чыгаручы (вәкаләтле), җирле үзидарәнең вәкаләтле органына депутат, муниципаль берәмлек башлыгы вазыйфаларын даими башкарса һәм гражданинны ирегеннән мәхрүм итү турындагы карар үз көченә керсә, ул әлеге хезмәттән азат ителә. Альтернатив хезмәт узганда гражданнар тору урыннары буенча медицина күзәтүе узарга һәм хәрби исәпкә басарга тиешләр. Ә хезмәтнең тәмамлануы эш бирүче белән төзелгән килешүдә каралган көннән санала.
Линар Әкскаров, район прокуроры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев