Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Административ күзәтү

2011 елның 1нче июленнән 64-ФЗ санлы "Иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затларны административ күзәтү турындагы" Федераль закон гамәлгә керде. Әлеге закон моңарчы хөкем ителгән гражданнарның башка җинаять кылмауларын кисәтүгә, аларга профилактик йогынты ясауга юнәлтелгән. Авыр яки аеруча авыр, рецидив, балигъ булмаганнарга карата алдан уйлап кылынган җинаять өчен ирегеннән мәхрүм...

2011 елның 1нче июленнән 64-ФЗ санлы "Иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затларны административ күзәтү турындагы" Федераль закон гамәлгә керде. Әлеге закон моңарчы хөкем ителгән гражданнарның башка җинаять кылмауларын кисәтүгә, аларга профилактик йогынты ясауга юнәлтелгән. Авыр яки аеруча авыр, рецидив, балигъ булмаганнарга карата алдан уйлап кылынган җинаять өчен ирегеннән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән яки азат ителүче балигъ булган җинаятьчегә карата административ күзәтү суд тарафыннан билгеләнә. Моннан тыш, административ күзәтү иректән мәхрүм итү урыннарында җәза срогын үткәндә билгеләнгән тәртипләргә явызларча буйсынмаган, яисә җәза үтәп кайткач бер ел дәвамында ике яки аннан да күбрәк мәртәбә административ хокук бозган затларга карата да административ күзәтү билгеләнә. Административ күзәтү срогы чыккан, күзәтү астына куелган заттан хөкем карары алынган, күзәтү астындагы зат үлгән очракларда административ күзәтү туктатыла. РФ КоАПның 19.24 маддәсе нигезендә, административ чикләү тәртипләрен сакламаган өчен 1000-1500 сум административ штраф, яисә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу, ә административ күзәтү вакытында билгеләнгән бурычларны үтәмәгән өчен 500-1000 сум күләмендә штраф билгеләнә. РФ Җинаять кодексына шулай ук 314.1 санлы "Административ күзәтүдән баш тарту" маддәсе кертелде. Аның нигезендә 180-240 сәгать мәҗбүри эшләр, ике елга кадәр төзәтү эшләре, яисә бер елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзалары билгеләнә. "Россия Федерациясе прокуратурасы турындагы" Федераль закон положениеләре нигезендә, яңа Федераль закон положениеләре үтәлешен күзәтүне прокурор башкара.

Линар Әскәров, район прокуроры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев