Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Административ кулга алу

Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы Кодексы нигезендә, административ хокук бозу төрләренең аерым очракларында административ кулга алу кулланыла. Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы Кодексының 3.9нчы маддәсендә җәза бирүнең тәртипләре һәм нигезләмәләре турында әйтелә. Административ кулга алу судья тарафыннан билгеләнә һәм ул тәртип бозучыны җәмгыятьтән изоляцияләү шартларында 15, ә гадәттән...

Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы Кодексы нигезендә, административ хокук бозу төрләренең аерым очракларында административ кулга алу кулланыла. Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы Кодексының 3.9нчы маддәсендә җәза бирүнең тәртипләре һәм нигезләмәләре турында әйтелә. Административ кулга алу судья тарафыннан билгеләнә һәм ул тәртип бозучыны җәмгыятьтән изоляцияләү шартларында 15, ә гадәттән тыш хәл таләпләрен яки контртеррористик операциянең хокукый режимын бозган өчен 30 тәүлеккә кадәр тотуны күз уңында тота. Административ кулга алу җәзасын йөкле хатыннарга, 14 яшькә кадәрле балалары булган хатыннарга, шулай ук 18 яше тулмаган затларга, I һәм II төркем инвалидларга, хәрбиләргә, хәрби хезмәткә чакырылучыларга, махсус званиеләре булган эчке эшләр һәм җинаять-башкарма системасы учреждениеләре, Дәүләт янгынга каршы көрәш хезмәте, наркотикларның законсыз әйләнешен күзәтеп тору, таможня органнары хезмәткәрләренә карата кулланып булмый.

ЛИНАР ӘСКӘРОВ, район прокуроры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев