Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Язгы чәчүгә банклар да җаваплы

"Чүп чәчеп ашлык алып булмаячак,"-диде муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов хуҗалыклар җитәкчеләре һәм банклар вәкилләре белән үткәргән киңәшмәдә. Чәчүлек материалның репродукциясе начарлана баруын һәм аны яңартырга кирәген дә тагын бер кат искәртеп узды ул. Ашламасыз да уңыш алып булмаячак. Дөрес, Татарстан хөкүмәте һәр гектарга 15әр килограмм тәэсир итү маддәсендә ярдәм...

"Чүп чәчеп ашлык алып булмаячак,"-диде муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов хуҗалыклар җитәкчеләре һәм банклар вәкилләре белән үткәргән киңәшмәдә. Чәчүлек материалның репродукциясе начарлана баруын һәм аны яңартырга кирәген дә тагын бер кат искәртеп узды ул. Ашламасыз да уңыш алып булмаячак.

Дөрес, Татарстан хөкүмәте һәр гектарга 15әр килограмм тәэсир итү маддәсендә ярдәм кулы суза. Әмма аның да шарты бар-кимендә шуның кадәр хуҗалыклар үзләре өстәмә җир сые алырга тиешләр. Районга язгы кыр эшләре өчен арзанлы дизель ягулыгы да бүленде. Боларның барысын да алу өчен акча кирәк.

"Берсут" агрофирмасы җитәкчеләре үз акчаларыбыз җитәчәк, диләр. "Мамадыш азык-төлек корпорациясе"нә "Рацин" быел да ярдәм кулы суза. "Тәкәнеш" һәм "Нократ" агрофирмаларын "Вамин" ярдәменнән ташламаячак. Шулай да алар техника ремонты өчен үз акчаларын тотарга тиешләр. Ә башкаларга банклардан кредитлар алырга туры киләчәк. Районыбыз җитәкчесе киңәшмәдә катнашучы вәкилләрне бу четерекле эштә аларга булышырга чакырды. Анда хуҗалыкларның чәчүлек орлыклар белән тәэмин ителеше, ремонтның барышы, биологик һәм химик препаратлар кайтару, терлекчелек мәсьәләләре дә уртага салып сөйләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев