Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Яңа йолдызлар калка

Әсгать Миннеханов район комбайнчылары ярышын җитәкләвен дәвам итә. "АПК "Азык-төлек программасы" комбайнчысы Әсгать Миннеханов 25нче июльгә 157 тонна ашлык суктырып алды инде. Шул ук хуҗалыктан Радислав Уразлинның эш күрсәткече-148 тонна. Алар икесе дә "Тукано-430" чит ил комбайннарында эшләсәләр, Дамир Бусарев үзебезнең "ДОН-1500" комбайнында хезмәт куя. Ул кыр корабы бункеры аша...

Әсгать Миннеханов район комбайнчылары ярышын җитәкләвен дәвам итә. "АПК "Азык-төлек программасы" комбайнчысы Әсгать Миннеханов 25нче июльгә 157 тонна ашлык суктырып алды инде. Шул ук хуҗалыктан Радислав Уразлинның эш күрсәткече-148 тонна. Алар икесе дә "Тукано-430" чит ил комбайннарында эшләсәләр, Дамир Бусарев үзебезнең "ДОН-1500" комбайнында хезмәт куя. Ул кыр корабы бункеры аша 142 тонна ашлык озаткан. "Тәкәнеш" агрофирмасы механизаторы Алексей Асафов "Акрос-530" комбайнында. Аның күрсәткече-144 тонна. Әлеге җәмгыять игенчеләре Анатолий Балясов, Евгений Асафов, Айдар Әгъләмҗанов, Фирдәүс Гыйниятуллин, Илшат Хәлиуллин, Рамис Вилданов та кырда югары җитештерүчәнлеккә ирешәләр. Ашлык кабул итү предприятиесенең механикалаштырылган отряды бүген "Нократ" агрофирмасына булыша. Назиф Сөнгатуллин белән Рөстәм Гыйниятовның эш күрсәткечләре 156 тоннага җитте. Комбайнчыларыбыз күктә йолдызлар калыккач кына эштән туктыйлар. Хуҗалыкларыбыз борчакны, арышның орлыклык участокларын башта урып чыгарга, масса җилләгәч кенә суктырып алырга тырышалар. Теземнәргә салучылардан Газинур Гайнуллин-187, Рафил Хөсәенов 160 (икесе дә "Корпорация"дән) шартлы тонна суктырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев