Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Ун еллык корылык фаразлыйлар

"Быелгы язгы кыр эшләре авыр шартларда барачак,"-дип белдерде республика Премьер-министры-Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Соңгы еллардагы корылык хуҗалыкларыбызның икътисадый хәленә нык кына кырын суккан. Өстәвенә, быел минераль ашламаларга һәм ягулык-майлау материалларына бәяләр шактый арткан. Элеккеге түләүләрне вакытында кайтармау сәбәпле, банктан кредит алу буенча да проблемалар бар. Ә минераль...

"Быелгы язгы кыр эшләре авыр шартларда барачак,"-дип белдерде республика Премьер-министры-Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Соңгы еллардагы корылык хуҗалыкларыбызның икътисадый хәленә нык кына кырын суккан. Өстәвенә, быел минераль ашламаларга һәм ягулык-майлау материалларына бәяләр шактый арткан. Элеккеге түләүләрне вакытында кайтармау сәбәпле, банктан кредит алу буенча да проблемалар бар. Ә минераль һәм биологик ашламалар кулланмыйча мул уңыш алырга өметләнеп булмаячак. Районыбыз авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән "Трудовик" агрофирмасының-35, "Старый мельник" җәмгыятенең-18, "Азык-төлек корпорациясе"нең-9,6, хәтта "Нократ" агрофирмасының да 8,6 тонна гына минераль ашламалары бар әле бүген. Хәзергә "Передовик" җәмгыяте генә банктан кредит рәсмиләштерүгә документларын тапшырып бетерде. Башкаларга да ашыгырга кирәк. Чәчү вакытына калгач, заводлардан ашламаны чират торып алырга туры киләчәк. Марат Әхмәтов бәяләвенчә, хәзергә уҗымнар яхшы хәлдә һәм алар өчен борчылырга урын юк, туфракта көздән калган дым запасы да югары. Бөртекле культураларның мәйданнарын киметергә юл куелмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев