Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Шатлыклы гөрелте

Районыбызда быел беренче булып суктыруга Камил Сәхәпов комбайны чыкты. Ул эшен болын солычасы басуыннан башлады. Быел бөтен нәрсә гадәттәгедән алданрак чәчәк ата һәм өлгерә. Иген кырларыбызда, урак җиткәнен хәбәр итеп, арыш белән борчак саргаеп килә. Бүген-иртәгә аларда кызу эш башланачак. "Мамадыш азык-төлек корпорациясендә" дүшәмбе көнне Урта Сон авылыннан ерак түгел...

Районыбызда быел беренче булып суктыруга Камил Сәхәпов комбайны чыкты. Ул эшен болын солычасы басуыннан башлады. Быел бөтен нәрсә гадәттәгедән алданрак чәчәк ата һәм өлгерә. Иген кырларыбызда, урак җиткәнен хәбәр итеп, арыш белән борчак саргаеп килә. Бүген-иртәгә аларда кызу эш башланачак. "Мамадыш азык-төлек корпорациясендә" дүшәмбе көнне Урта Сон авылыннан ерак түгел генә урнашкан "Туры юл" басуында орлыкка калдырылган болын солычасын суктыра да башладылар. "850 гектар күпьеллыкларыбыз бар. Дүрт еллык циклга керү өчен, ел саен аларның 220сен яңартып барырга тиешбез. Ә моңа дүрт тонна орлык кирәк. Сатып ала башласаң, бик кыйммәт. Шуңа күрә үзебез әзерләргә булдык,"-ди башкарма директор Фоат Шәрипов. Болын солычасыннан тыш, орлыкка калдырылган 20 гектар люцерналары, 10 гектар костерлары да бар аларның. "Бу атнада ук борчакны урырга да керешәбез,"-ди баш агроном Илнар Ярмиев. Быел аны йөз гектар чәчкән булганнар. Утыз биш гектары-"Ватан" дигән яңа сорт икән. Илнар аны: "Егылмый торган,"-дип аңлатты. Ул тулысынча чәчүлек материалга салыначак. "Мамадыш азык-төлек корпорациясе" "Рацин"ның орлыкчылык хуҗалыгы булып та исәпләнә бит әле. Калган мәйданнарга борчакның "Казанец" сортын чәчкәннәр. Егылмасын өчен аңа бераз солы өстәгәннәр. Уҗымнардан 350 гектар арышлары бар. Ә сабан культуралары 1500 гектар чамасы мәйдан били. Корпорация кырларына быелгы уракка икешәр "Дон" һәм "Нива", бер "Енисей" комбайны чыгачак. Алар сафка бастырылган. Комбайнчыларга ярдәмчеләр дә беркетелгән. Болын солычасы суктыручы Камил Сәхәпов, мәсәлән, Ильяс Галиев белән эшли. Кыр корабының артыннан ук Нурфаил Шәвәлиев печәнен пресслап бара. "Болын солычасының мәйданнарын арттырачакбыз. Яшел конвейерга бик яхшы икән. Маллар йөрткәндә тапталып бетми. Яңадан бик тиз үсеп китә,"-ди хуҗалык җитәкчесе. Яшел урак күпьеллык басуларыннан болынга күчкән. Бер бригада оештырып Чулман аръягына җибәргәннәр. Аның составында, чабучы, печәнне әйләндерүче, пресслаучы һәм ике ярдәмче эшче. Болыннан ике йөз рулоннан артык печән кайтарганнар да инде. Алты йөз гектар азык катнашмалары да бар. шушы араларда аларны да сенажга салу башланачак. Хуҗалыкта маллар бик күп: йөз гектарга 27 баш мөгезле эре терлек туры килә. Шуңа күрә терлек азыклары күп кирәк. Кырларда эш дәвам итә. Хуҗалык эшчеләре дә онытылмый. Аларга печән бирә башлаганнар. Комбайнчы Камил Сәхәпов. Минневәрис Мингалиев фотосы һәм тексты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев