Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Сәүдә гөрли

Авыл хуҗалыгы ярминкәсе бу юлы да шәһәр үзәгенә йөзләгән мамадышлыны җыйды. Чираттагы сатуны Шәдче икътисадый зонасына керүче хуҗалыклар һәм учреждениеләр оештырды. Район мәдәният йорты каршындагы мәйдан шимбә көнне иртәдән үк шау-шуга күмелгән иде. Берәүләр таң белән үк килеп, сатуга куясы товарларын урнаштырырга керешсә, икенчеләр көнкүреш кирәк-яраклары юнәтергә, кышка запас тупларга...

Авыл хуҗалыгы ярминкәсе бу юлы да шәһәр үзәгенә йөзләгән мамадышлыны җыйды. Чираттагы сатуны Шәдче икътисадый зонасына керүче хуҗалыклар һәм учреждениеләр оештырды.

Район мәдәният йорты каршындагы мәйдан шимбә көнне иртәдән үк шау-шуга күмелгән иде. Берәүләр таң белән үк килеп, сатуга куясы товарларын урнаштырырга керешсә, икенчеләр көнкүреш кирәк-яраклары юнәтергә, кышка запас тупларга дип килгән. Сәүдә рәтләрендә ниләр генә юк: яшелчәнең, җиләк-җимеш кайнатмаларының җаның теләгән төрләре, сөт ризыклары, ите-балыгы дисеңме, печән, икмәк, бал, йон оекбаш-бияләйләр... Сатучылар исә, икътисадый зонага керүче хуҗалыклардан тыш, шәхси хуҗалыклардан да шактый килгәннәр. Урта Соннан Әмин Калморатов, мәсәлән, без килгәндә бер бозавының итен сатып бетерә язган иде инде. "Бик яхшы күренә, бәясе дә әйбәт",-ди шунда 5 килограмм ит сатып алган Федор Чернов. Итнең бәясе 220 сум иде. Рәйсә Шамилова да ярминкәдә сумкасын тутырган. "Ит, сөт, мәтрүшкә сатып алдым",-ди. Кемне генә алма, һәркайсы үзенә кирәкле товарны тапкан, сатудан канәгать иде бу көнне. Комиссия әгъзалары да сәүдә рәтләре белән танышып чыккач, үзләренең уңай фикерләрен җиткерделәр. "Ассортимент бик бай. Сәүдә рәтләрен бик матур әзерләгәннәр. Агрофирмалар, авыл җирлекләре, мәктәпләр, балалар бакчалары-барысы да зур тырышлык куйганнар. Һәркайсына рәхмәт. Башкалар да менә шулай югары әзерлек белән килерләр дип ышанабыз",-диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов.

ГӨЛНАЗ МӨХӘММӘТҖАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев