Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Рекордлы күрсәткечләргә ирешеп

"Нократ" агрофирмасы бөртекле сабан культуралар чәчүен 9нчы май - Җиңү бәңрәменә тәмамларга җыена. Агрофирманың бөтен техникасы басуларда бүген. Күпьеллыклары тукландырылып һәм тырмалап бетерелде. Уҗымнар да өстәмә куәт алдылар. Бу максатларда "Роса" агрегаты югары җитештерүчән файдаланылды. Аның белән быел Айзат Нуриев чыккан иде. Моңарчы ул "КамАЗ" машинасында хезмәт куйган иде. Хәзер...

"Нократ" агрофирмасы бөртекле сабан культуралар чәчүен 9нчы май - Җиңү бәңрәменә тәмамларга җыена.
Агрофирманың бөтен техникасы басуларда бүген. Күпьеллыклары тукландырылып һәм тырмалап бетерелде. Уҗымнар да өстәмә куәт алдылар. Бу максатларда "Роса" агрегаты югары җитештерүчән файдаланылды. Аның белән быел Айзат Нуриев чыккан иде. Моңарчы ул "КамАЗ" машинасында хезмәт куйган иде. Хәзер төп игътибар чәчүгә юнәлдерелгән. Бу максатларда өч чәчү комплексы да, гади чәчү агрегатлары да кулланыла. Бөртекле сабан культураларын агрофирмада быел 2743 гектарда чәчәргә планлаштырганнар иде. 3нче майга 1213 гектары чәчелгән дә инде. 2нче май көнне 344 гектар җир чәчүгә ирешкәннәр. Быел бу хуҗалык игенчеләренең рекордлы күрсәткече. Бер үк вакытта азык катнашмалары чәчүне дә алып баралар.
Рәсемдә: "Моррис" комплексында эшләүче Рәүф Хәлиуллин. Бые бу агрегатта өченче сезон эшләве аның. "Чәчү төгәлләнгәч, БДМ агрегаты белән җир эшкәртүгә керешәчәкмен,"-ди ул. Ә кышкы айларда Рәүф Көек Ерыкса мәктәбе котельныенда оператор булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев