Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Район хуҗалыкларында механизаторлар җитми

Районның барлык фермаларында да бер үк көнне контроль савымнар үткәрелде. Аларны уздыру өчен җаваплы хезмәткәрләр беркетелгән иде. Алар барысы да фермаларда булганнар, эшләрнең оештырылышы белән танышып, язгы чәчүгә әзерлекнең барышын да өйрәнеп кайтканнар. "Бүген хуҗалыкларыбызда хәл җиңел түгел. Мөмкинлек булганда, ярдәм дә күрсәтергә кирәк. Сөт җитештерүне, малларның баш санын контрольдә...

Районның барлык фермаларында да бер үк көнне контроль савымнар үткәрелде. Аларны уздыру өчен җаваплы хезмәткәрләр беркетелгән иде. Алар барысы да фермаларда булганнар, эшләрнең оештырылышы белән танышып, язгы чәчүгә әзерлекнең барышын да өйрәнеп кайтканнар. "Бүген хуҗалыкларыбызда хәл җиңел түгел. Мөмкинлек булганда, ярдәм дә күрсәтергә кирәк. Сөт җитештерүне, малларның баш санын контрольдә тотмыйча булмый,"-диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов хуҗалыкларга беркетелгән хезмәткәрләр белән очрашуда. Хуҗалыкларыбызда сенаж, силос, салам кышлату чорын чыгарга җитә. Мөмкинлекләреннән чыгып, фураж да бирәләр. Язгы кыр эшләренә әзерлектә механизаторлар җитеп бетми әле. Аларны предприятиеләрдән һәм оешмалардан, бюджет учреждениеләрен тарту буенча район башкарма комитетының махсус карары әзерләнәчәк. Тракторчыларга кытлык бигрәк тә "Шакирҗанова" хуҗалыгында һәм "Нократ" агрофирмасында зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев