Нократ

Район башлыгы Усали аграрийлары белән очрашты

Бүген район башлыгы Анатолий Иванов "Усали АХС" ААҖ ярдәмче хуҗалыгы базасында узган семинар-киңәшмәдә катнашты. Аны терлекләрне кышлату, быелның ике ае буенча терлекчелек өлкәсендәге күрсәткечләрне анализлау һәм язгы кыр эшләренә әзерлек темалары буенча үткәрделәр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре тарафыннан хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр өчен оештырылган чарада район башкарма комитеты...

Бүген район башлыгы Анатолий Иванов "Усали АХС" ААҖ ярдәмче хуҗалыгы базасында узган семинар-киңәшмәдә катнашты. Аны терлекләрне кышлату, быелның ике ае буенча терлекчелек өлкәсендәге күрсәткечләрне анализлау һәм язгы кыр эшләренә әзерлек темалары буенча үткәрделәр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре тарафыннан хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр өчен оештырылган чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов һәм башка рәсми затлар да катнашты.

Семинар хуҗалыкның терлекчелек фермасында башланды. Биредә 560 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 126сы савым сыерлар. "Хуҗалыкта барлык технологияләрне дә төгәл үтиләр",- дип искәртте идарәнең бүлек җитәкчесе Рәис Гасыймов. Машина-трактор паркында барлык техникалар да әзерлек сызыгында иде. Быелгы язгы кыр эшләре кампаниясендә "Усали АХС" ның 10 авыл хуҗалыгы машинасы катнашачак. Шуларның җидесе тракторлар, өчесе КамАЗлар. "Барысы да төзек, кадрлар белән 100% тәэмин ителгән",- дип белдерде "агрохимсервис" җитәкчесе Рашат Фазылов. Чәчүлек материал белән дә проблемалары юк Усали аграрийларының.

Семинарның икенче өлеше хуҗалык идарәсе урнашкан бинада дәвам итте. Анда яңгыраган саннардан күренгәнчә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, районның агросәнәгать оешмаларында мөгезле эре терлекләрнең баш саны 1029 га арткан. Үсеш- 105%. Сөт җитештерү 53%ка үскән. Ә менә ит җитештерү, киресенчә, 96% кына тәшкил итә. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ришат Исмәгыйлев әйтүенчә, чәчүлек орлык белән тәэмин ителеш 112%. Төбәгебезгә язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен 1610 тонна ягулык-майлау материалы кирәк. "Аларны алу өчен якынча 21 млн. сум акча субсидия итеп бирелә, ә 29 млн. сумны үзебезгә табарга туры киләчәк",- ди районның баш аграрие.

Язгы чәчү быел 37050 га мәйданда башкарылачак. Әлеге эшләрдә 369 трактор катнашыр дип көтелә. Бүгенге көндә шуларның 303 төзек. Бу 82% дигән сүз. "20нче мартка кадәр ремонт эшләрен төгәлләү зарур. Һәр механизатор күпме хезмәт хакы алачагын белеп торсын. Эшне хезмәткәрләр күңелләрен биреп башкарырлык итеп оештырыгыз",- дигән бурыч куйды район башлыгы Анатолий Иванов. Ул шулай ук кырга чыккач, ит һәм сөт җитештерү тармагына да игътибарны киметмәү мөһимлеген ассызыклады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 февраля 2018 в 13:45
    В Мамадышском районе 30 семей получили жилье благодаря Госжилфонду
  • 7 февраля 2018 в 13:11
    Предложение руки и сердца на главной сцене района: эксклюзивное интервью Ильмира Самигуллина и его избранницы
  • 31 января 2018 в 15:30
    В Мамадыше прошел 4-ый фестиваль-конкурс посвященный памяти Дианы Мишкиной.
  • "Премия века" - газете "Нократ" ("Вятка") 100 лет!
  • В Мамадыше наградили победителей конкурса, приуроченного к Дню матери
  • 26 декабря 2016 в 12:41
    Частные объявления ПРОДАЕТСЯ стельная корова. Тел.: 8-917-22-51-560 ///// НАТЯЖНЫЕ потолки, двери входные и межкомнатные, окна, жалюзи, светильники. Давыдова,30. Тел.:8-960-077-91-22 ///// РЕМОНТ: Ж/К телевизоров и антенн. Выезд на дом. Тел.: 8-905-376-43-72 ///// РЕМОНТ стиральных машин на дому. Выезд по деревням. Гарантия. Тел.: 8-962-578-16-36, 8-917-248-03-61 ///// НАТЯЖНЫЕ ПОТОЛКИ любой сложности - 100 руб./кв.м. Гарантия 15 лет. Быстро. Чисто. Тел.: 8-937-595-88-41