Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Үтәү мәҗбүри

Үлгән маллар авыру тарату чыганагы булырга мөмкин. Рәшит Хәйруллин, белгеч-эксперт Мамадыш районы территориясендә хуҗалыклар карамагындагы 27 һәм авыл җирлекләрендә түләмә авырулы 2 үләт базы (биотермик чокырлар) урнашкан. Биологик калдыкларны җыюда һәм утильләштерүдә ветеринар-санитар таләпләрне үтәү терлекчелек продукцияләрен хәзерләү, күчерү, эшкәртү белән шөгыльләнүче барлык оешмалар һәм предприятиеләр өчен мәҗбүри. Мал хуҗалары...

Үлгән маллар авыру тарату чыганагы булырга мөмкин.
Рәшит Хәйруллин,
белгеч-эксперт
Мамадыш районы территориясендә хуҗалыклар карамагындагы 27 һәм авыл җирлекләрендә түләмә авырулы 2 үләт базы (биотермик чокырлар) урнашкан. Биологик калдыкларны җыюда һәм утильләштерүдә ветеринар-санитар таләпләрне үтәү терлекчелек продукцияләрен хәзерләү, күчерү, эшкәртү белән шөгыльләнүче барлык оешмалар һәм предприятиеләр өчен мәҗбүри. Мал хуҗалары алар үлеменнән соң бер тәүлек эчендә ветеринария белгечләренә хәбәр итәргә тиешләр. Бары алар гына биологик калдыкларны утильләштерү яки юк итү тәртипләрен билгели алалар. Ә бу эшләрне башкару өчен терлек хуҗалары җаваплы. Маллар махсус үләт базларында һәм биотермик чокырларда гына җирләнергә тиеш. Ветеринар-санитар кагыйдәләр буенча үлгән малны җиргә күмү, сулыкларга, елгаларга, сазлыкларга, чүп контейнерларына ташлау катгый тыела. Бу төрле авыруларның таралуына, аларның кешеләргә һәм малларга йогуына юл куймау өчен эшләнә. Үләт базларын тиешле санитар таләпләрдә тоту-хуҗалыклар җитәкчеләренең, җирлекләр башлыкларының һәм ветеринария хезмәткәрләренең бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев