Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Мул сөт чоры җитте

Март аенда шәхси хуҗалыклардан сөт җыю арта башлады. Нәтиҗәдә район халкына ике миллион алты йөз мең сум акча өләшенәчәк. Түбән Соннан шәхси эшмәкәр З.Әкъбәрова узган айда шәхси хуҗалыклардан сөт җыюны февральдәгедән алты тоннага арттырды. Дүсмәттән А.Миннеханова егерме, Шәдчедән Е.Капитова-сигез тоннага күбрәк китергәннәр. Район буенча алтмыш тонна сөт артыграк тапшырылган. Халык...

Март аенда шәхси хуҗалыклардан сөт җыю арта башлады. Нәтиҗәдә район халкына ике миллион алты йөз мең сум акча өләшенәчәк.

Түбән Соннан шәхси эшмәкәр З.Әкъбәрова узган айда шәхси хуҗалыклардан сөт җыюны февральдәгедән алты тоннага арттырды. Дүсмәттән А.Миннеханова егерме, Шәдчедән Е.Капитова-сигез тоннага күбрәк китергәннәр. Район буенча алтмыш тонна сөт артыграк тапшырылган. Халык акчаны алты йөз мең сумга күбрәк алачак. З.Әкъбәрова, Ф.Камалов, Е.Капитова, Ф.Закирова, А.Миннеханова 3,7-3,9 процент майлылыктагы сөт китерүләрен дәвам итәләр. 3,3 проценттан югарырак булганда, сыр-май комбинатында продукция өстәп языла. Аксым микъдары Кече һәм Урта Кирмәннәрдән китерелгән продукцияләрдә генә 2,9 процент тәшкил итте, башкаларныкы нормадагыча булды. Продукция сыр-май комбинатында нигездә беренче сорт белән кабул ителгән. Тәкәнештән М.Заһидуллин өч тонна сөтен икенче сорт белән тапшырган. Апрель аенда да шәхси хуҗалыклар продукция тапшыруны арттыра баралар.
Сводка
Беренче графа-авыл җирлеге, икенчесе-шәхси эшмәкәр, өченчесе-ул март аенда халыктан җыеп тапшырган сөт (тонналарда, физик авырлыкта), дүртенчесе-бер литр сөткә түләнгән акча (сумнарда).
Кече Кирмән (Югары Яке) Ф.Камалов 1,898 10,49
Шәдче Е.Капитова 20,191 10,39
Түбән Сон З.Әкъбәрова 35,364 10,36
Көек-Ерыкса Ф.Закирова 16,84 10,18
Дүсмәт А.Миннеханова 66,467 10,15
Олыяз В.Ситдыйков 23,433 10,07
Тәкәнеш М.Заһидуллин 15,61 9,97
Катмыш Ф.Фәсхиев 13,937 9,97
Усали Г.Мәхмүтова 17,163 9,94
Шәдче, Т.Шүләңгер Б.Бинков 8,286 9,84
Т.Ушма Р.Гыйниятуллина 4,004 9,73
Уразбахты Г.Фазлыева 8,757 9,69
Көмешкүл Ф.Шакирова 15,663 9,52
Урта Кирмән Г.Хәбибуллин 4,577 9,33
Кече Кирмән Г.Васыйлова 6,544 9,29

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев