Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Минут та исәптә

"Вамин-Татарстан" ачык акционерлык җәмгыятенең Мамадыш ашлык кабул итү предприятиесе комбайнчыларының суктырган икмәкләре сишәмбе көнне 1000әр тоннага тулды. Гөлназ Мөхәммәтҗанова "Тәкәнеш" агрофирмасының "Рассвет" бүлекчәсенә караган Тауиле авылы буендагы 115 гектарлы бодай басуына без килгәндә игенчеләрнең төшке ашка туктаган вакытлары иде. Икенче премияләрен алуларына сөенешәләр. Бу көнне аны һәркайсына икешәр мең сум...

"Вамин-Татарстан" ачык акционерлык җәмгыятенең Мамадыш ашлык кабул итү предприятиесе комбайнчыларының суктырган икмәкләре сишәмбе көнне 1000әр тоннага тулды.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова

"Тәкәнеш" агрофирмасының "Рассвет" бүлекчәсенә караган Тауиле авылы буендагы 115 гектарлы бодай басуына без килгәндә игенчеләрнең төшке ашка туктаган вакытлары иде. Икенче премияләрен алуларына сөенешәләр. Бу көнне аны һәркайсына икешәр мең сум күләмендә тапшырганнар. Егетләр бар да эш шартларыннан канәгатьләр. "Узган ел урып-җыю чорында 140 мең сум тирәсе акча эшләгән идем. Быел уңыш бераз кимрәк булса да, әлегә ярыйсы гына эшләп киләбез. Хезмәт хакы тагын мулдан булыр дип өметләнәм",-ди гомуми комбайнчылык стажы 25 ел булган Назыйф Сөнгатуллин. Кыр корабына тәүге мәртәбә 9 яшендә утыра ул. 13 яшенә кадәр абыйсының ярдәмчесе булып йөри, аннан комбайнны үзе иярли. Соңгы елларда урак вакытында ашлык кабул итү предприятиесенең механикалаштырылган отрядына эшкә керә башлаган. Райондашларга оста баянчы, гармунчы буларак таныш Рөстәм Гыйниятов та монда бишенче сезонын эшли. "Урак якынлашкан саен күңел басу киңлекләренә тартыла башлый. Бу чорда музыка уен коралларын читкә куеп торырга туры килә",-ди ул. Хәзергә ничек тә күбрәк уңыш җыеп алу теләге алгы планда тора. Рөстәм Гыйниятовның шушы биш урак сезоны күрсәткечләреннән иң яхшысы беренче елны-2800тонна булган, ә 2010 елда, корылык булу сәбәпле, нибары 300 тонна икмәк суктырган. Ә Иван Игнатьев бу төркемдә инде алтынчы сезонын эшли. 2007 елда предприятиегә кайтарылган "Нью Холланд"ларга беренчеләрдән булып утырган ул. Шушы еллар эчендә әлеге заманча техниканың бөтен нечкәлекләренә төшенеп беткән. Шуңа да аның өчен бу комбайн гап-гади булып күренә. "Хәзер тагын да яңарак, заманчарак техникаларны үзләштерәсе килә»,-ди. Дөрес, район кырларындагы уңышны вакытында, югалтуларсыз җыеп алу өчен, киләчәктә андый мөмкинлекләр тагын булыр әле. Ә бүгенгә егетләрнең "Нью Холланд"лары сынатмый, ватылуларсыз эшләп торган көнебез диләр алар, кызу чорда тоткарлыкларга юлыкмауларына сөенеп. Һәркөн саен ашлык кабул итү предприятиесенең механикалаштырылган отряды әгъзалары "Вамин" агрофирмаларына юл тота. "Иртәнге алтыда җыелышып бер машинада чыгып китеп, караңгыга кадәр эшлибез. Бөртеклеләрне орлыкка алган көннәрдә тагын да иртәрәк чыгабыз.

Икмәкне үз "КамАЗ"ларыбыз ташый, барына да өлгереп барабыз",-ди мехотряд начальнигы Кәниф Сәләхиев. Аның сүзләренә караганда, моңа кадәр эшләгән "Нократ" агрофирмасы басуларында уңыш яхшырак булган, ә "Тәкәнеш" кырлары чисталыгы белән аерылып тора. Ел саен урак сезонына шушындый тырыш, эш өчен җанын бирергә әзер булган егетләр килүенә сөенә ул. Көненә якынча 100 гектар чамасы мәйданны иңли, һәркайсы сиксәнешәр тонна тирәсе икмәк суктыра әлеге кыр кораблары. Әлеге күрсәткечләрдән тайпылмаска дип, төшке ашта озак тоткарланмый, алар кабат эшкә кузгалдылар. Бу басуны тизрәк төгәлләп, күршедәге 80 гектарлысына юл тотарга исәпләп калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев