Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Мамадышта язгы кыр эшләре башланды

Бу атна башыннан районыбыз аграрийлары язгы кыр эшләренә кереште. Хәзер алар өчен аеруча җаваплы чор. Язның бер көне ел туйдыра, дип халык юкка әйтмәгән. Моны игенчеләр үзләре дә аңлый. Беренчеләрдән булып басуга "Трудовик" агрофирмасы хезмәтчәннәре чыкты. Атна башында "Томан" агрегаты белән "Пятилетка" бүлекчәсенең көзге культуралар чәчелгән басуларына минераль ашламалар кертүне...

Бу атна башыннан районыбыз аграрийлары язгы кыр эшләренә кереште. Хәзер алар өчен аеруча җаваплы чор. Язның бер көне ел туйдыра, дип халык юкка әйтмәгән. Моны игенчеләр үзләре дә аңлый.

Беренчеләрдән булып басуга "Трудовик" агрофирмасы хезмәтчәннәре чыкты. Атна башында "Томан" агрегаты белән "Пятилетка" бүлекчәсенең көзге культуралар чәчелгән басуларына минераль ашламалар кертүне башлап җибәрделәр.

- Агрофирмада көзге культуралар 1000 га мәйданны били. Көнгә уртача 150 га-ын тукландырып барабыз,- ди агрофирманың баш икътисадчысы Айрат Галиев.
Көзге культураларга аммиак селитрасын 1га 1 ц исәбеннән кертәләр. Әлеге эшне "Томан" агрегаты белән Николай Игънатьев башкара. Бер тутырганда бункерга биш йөз килограмм ашлама алалар. Чәчкеч 20-30 метр киңлекне алып бара, ди механизаторлар. Ярты тонна ашламаны чәчү өчен 10-15 минут вакыт үтә.
-Томан агрегаты басуда уртача 30 км сәг белән хәрәкәт итә. Тизлекне арттырсаң, тәгәрмәч астыннан балчык ата башлый. Сыйфат та начарланырга мөмкин,- ди Николай Игнатьев.
"Трудовик"ка әлеге агрегат моннан биш ел чамасы элек алып кайтылган. Басуга чыгар алдыннан ныклап көйләдем, сынатмаска тиеш,- ди механизатор.
Бу көннәрдә хуҗалыкның Наил Хәлитов иярләгән МТЗ тракторы "СЗ" чәчкече белән күпьеллыкларны тукландыруга кереште. Сабан ашлыгы культураларын өч мең гектарга якын мәйданда чәчәргә исәплиләр агрофирмада. Барлык орлыклар да югары репродукцияле, ди белгечләре.
Атна уртасыннан "Тәкәнеш" агрофирмасының "Чулпан" һәм "Алга", "Нократ"ның "Таң" бүлекчәләрендә дә язгы кыр эшләренә старт бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X