Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Мамадыш хуҗалыкларында печән әзерләү бара

Тәкәнеш агрофирмасының Чулпан бүлекчәсендә печәнгә 1 атна элек төшкәннәр. Хуҗалык хезмәткәрләре күпьеллыкларны теземнәргә салу белән мәшгуль. Әлеге төр культуралар бүлекчәдә 640 га мәйданны били. Бүгенгә шуларның 100 га га якыны урылды, ди бүлекчәнең баш инженеры Фәнил Фатыхов. Тәкәнеш агрофирмасында чәчү, печән өсте һәм урып-җыю чорында механик отрядларны эшкә җигәләр. Бу...

Тәкәнеш агрофирмасының Чулпан бүлекчәсендә печәнгә 1 атна элек төшкәннәр. Хуҗалык хезмәткәрләре күпьеллыкларны теземнәргә салу белән мәшгуль. Әлеге төр культуралар бүлекчәдә 640 га мәйданны били. Бүгенгә шуларның 100 га га якыны урылды, ди бүлекчәнең баш инженеры Фәнил Фатыхов.

Тәкәнеш агрофирмасында чәчү, печән өсте һәм урып-җыю чорында механик отрядларны эшкә җигәләр. Бу көннәрдә чират безнең бүлекчәгә ди, Фәнил Фатыхов. Хәзерге вакытта 1 КСКлары терлекләргә көндәлек ашатырга яшел азык әзерләү, 1 Мак Дон һәм Палесселары күпьеллыкларны уру белән шөгыльләнә. Соңгысын Равил абый Сәйфуллин иярли. Тумышы белән Олыяз авылыннан булган механизаторга бүгенге көндә 62 яшь икән. Лаеклы ялда булуына карамастан, бер генә эштән дә калмый, диләр аның хакында.
Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында искәртүләренчә, күпъеллык үләннәрне беренче тапкыр чабу эшен 7-10 көн эчендә тәмамлау зарур. Барлык хуҗалыкларда да эшне бөтен нечкәлекләренә кадәр уйлап оештырырга кирәк. Протеинга бай, сыйфатлы азык әзерләргә мөмкинлек биргән вакытны кулдан ычкындырырга ярамый. Терлек азыгы әзерләүдә катнашучыларны материаль кызыксындыруның да әһәмияте зур, ди белгечләр.
Районыбызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, төбәгебездә күпьеллыкларның мәйданы 15 мең га дан артыкны тәшкил итә. Бүгенгә шуларның 1413 га урылган иде. Лидерлар рәтендә АПК "Азык-төлек программасы", "Азык-төлек корпорациясе" һәм "Тәкәнеш" агрофирмасы.
Седьмая буква конкурса: Д

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев