Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Маллар тук кышлар

"Трудовик" агрофирмасының Пятилетка бүлекчәсендә сенаж салу эшен төгәлләп киләләр. Бүгенге көнгә терлек азыгының әлеге төре ике мең тоннага якын әзерләнгән. Илнур Юнысов Сенаж салуга "Трудовик" агрофирмасында узган атнаның дүшәмбесендә керештеләр. Моның өчен 250 гектар мәйданда күпьеллыклар чабылган. Бу урыннарда хәзер бер КСК-100 эшли. Сенажны базга өч КамАЗ һәм бер ЗИЛ...

"Трудовик" агрофирмасының Пятилетка бүлекчәсендә сенаж салу эшен төгәлләп киләләр. Бүгенге көнгә терлек азыгының әлеге төре ике мең тоннага якын әзерләнгән.

Илнур Юнысов

Сенаж салуга "Трудовик" агрофирмасында узган атнаның дүшәмбесендә керештеләр. Моның өчен 250 гектар мәйданда күпьеллыклар чабылган. Бу урыннарда хәзер бер КСК-100 эшли. Сенажны базга өч КамАЗ һәм бер ЗИЛ белән ташыйлар. Соңгысын Хаммат абый Шәрипов иярли. Ул авыл хуҗалыгы тармагында кырык беренче елын хезмәт куя. Шуның соңгы өч елы "Трудовик" агрофирмасында. Аңа кадәр 38 ел буе "Мамадыш совхозы"нда тир түккән. Әлеге ЗИЛына 25 "яшь" тулган инде. Әмма хуҗасының пөхтә булуы сәбәпле, машинаны "карт" дип әйтеп булмый. "Хаммат абыйны яңарак КамАЗга утырырга да үгетләп карадым, ризалашмады. ЗИЛда эшлисем килә дип җавап бирде",- ди "Трудовик" агрофирмасының генераль директоры Фәргать Гаянов. "Басу белән баз арасын көнгә уртача 12-13 тапкыр үтәм. Ара якынрак булса рейслар саны тагын да арта",- ди Хаммат Шәрипов. Бүлекчәдә техника һәм кадрларга кытлык кичерми-ләр. "Эшләр оешкан төстә бара. Шулай булмаганда, атна ярым эчендә сенаж салуны төгәлләп булмас иде",- ди Фәргать Гаянов. Параллель рәвештә печән әзерләү дә дәвам итә. Күпьеллыкларның 250 гектары төргәкләргә куелган. Бу мәйданнан 300 тонна печән җыеп алганнар. Бүген-иртәгә әлеге бригада агрофирманың Кече Кирмән бүлекчәсенә юл тотачак. Анда күпьеллыкларның мәйданы 400 гектар чамасы. Ә киләсе атнада "Трудовик" аграрийлары болынга төшәргә ниятли. "Без печәнне һәр елны бер баш мөгезле эре терлеккә бер тонна исәбеннән әзерлибез. Шуңа күрә быел ул мең тонна чамасы әзерләнәчәк",- ди агрофирма җитәкчесе. Хуҗалыкта терлек азыгы запасы шактый икән әле. Пятилетка бүлекчәсендә узган ел әзерләп куелган янәдән бер кышлык азык берәмлеге бар. Мәсәлән, ике мең тонна сыйдырышлы кукуруза силосы, шундый ук күләмдә сенаж базлары ачылмаган. Быел силос һәм сенажны янәдән шул күләмдә әзерләргә планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев