Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Маллар тиз көрәя

Терлекчеләребез моңарчы күрелмәгән күрсәткечләргә ирешәләр. Ферма буенча һәр баш терлектән уртача 800 граммнан артыграк артым алу җиңел генә бирелми. Моңа бары тик малларны асрау технологияләрен дөрес үтәп, рационнарны баетып кына ирешеп була. Быел районыбызда күпчелек фермалар һәр баш терлекнең 800-600 грамм үсешен тәэмин итәләр, 500 граммнан кимрәк күрсәткеч белән канәгатьләнүчеләр...

Терлекчеләребез моңарчы күрелмәгән күрсәткечләргә ирешәләр.

Ферма буенча һәр баш терлектән уртача 800 граммнан артыграк артым алу җиңел генә бирелми. Моңа бары тик малларны асрау технологияләрен дөрес үтәп, рационнарны баетып кына ирешеп була. Быел районыбызда күпчелек фермалар һәр баш терлекнең 800-600 грамм үсешен тәэмин итәләр, 500 граммнан кимрәк күрсәткеч белән канәгатьләнүчеләр бөтенләй калмады. Хуҗалыкларыбыздагы азык запасы нәтиҗәле кулланыла. Зооветеринария таләпләрен үтәүгә дә игътибар көчәйде. Сыерларга буаз вакытларында кирәкле прививкаларны ясау яшь үрчемнең сакланышын һәм үсешен яхшырта. Малларны ясалма орлыкландыруга да яңадан җитди карый башладылар. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәр яңа туган бозауга 300әр сум акча түләп бара хәзер. Аның 150 сумы-ветеринария препаратлары сатып алу өчен тотылырга тиеш. Бу да яшь үрчемнең сакланышын яхшыртуга этәргеч бирәчәк. Һәр бозау ел ярымнан тана һәм үгез булып үсеп җитәчәк бит. Унсигез ай вакыт эчендә каплату авырлыгына җитсеннәр өчен, алардан көн саен 800-700 грамм артым алу кирәк тә инде. "Тәкәнеш" агрофирмасының Зур Өске, Козгынчы, Көмеш Күл, "Нократ"ның-Юкәче, "Семиозерка"ның-Берсут-Сукачы, "Омар"ның-1нче санлы фермаларында артым алуны былтыргыдан 200-250 граммга арттыруга ирештеләр. "Тәкәнеш" һәм "Нократ" агрофирмалары, "Азык-төлек корпорациясе", "АПК "Азык-төлек программасы" айдан-айга югары күрсәткечләр тәэмин итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев