Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Лейкозлы мал һәм кеше

Мөгезле эре терлектәге лейкоз - билгеләрсез узучы, органнарда үзгәрешләр китереп чыгаручы авыру. Ул кешегә зыянлымы соң? РИШАТ ХӘЙРУЛЛИН, "Россельхознадзор" идарәсенең ветеринария белгеч эксперты Лейкоз авыру һәм инфекцияле хайваннардан йога килә һәм тарала. Нәселле, әмма лейкоз вируслы мөгезле эре терлек сатып алу авыру кертунең потенциаль чыганагы булып тора. Авыру таратучы вирус,...

Мөгезле эре терлектәге лейкоз - билгеләрсез узучы, органнарда үзгәрешләр китереп чыгаручы авыру. Ул кешегә зыянлымы соң?

РИШАТ ХӘЙРУЛЛИН, "Россельхознадзор" идарәсенең ветеринария белгеч эксперты

Лейкоз авыру һәм инфекцияле хайваннардан йога килә һәм тарала. Нәселле, әмма лейкоз вируслы мөгезле эре терлек сатып алу авыру кертунең потенциаль чыганагы булып тора. Авыру таратучы вирус, кан, сөт, биологик сыекчалар, хайваннарның лимфоидлы күзәнәкләре булган әйберләр (мөгезле эре терлек лейкоз вирусы булган) аша күчә. Авыруның таралуына талпаннар, кигәвеннәр, черкиләр һәм лейкоз вируслы үгезләр сәбәпче. Сыер вирусны бозаулаган вакытта, бозавын ялаганда йоктырырга мөмкин. Терлекнең вирус белән зарарлануы һава һәм азык аша була ала. Ветеринария станциясе хезмәткәрләре шәхси хуҗалыклардагы терлекне лейкозга ел саен тикшерә. Быелгы язда, Мамадыш районында 851 мөгезле эре терлеккә шундый тикшерү үткәрелде. Түбәндәге хуҗалыкларда лейкоз авырулы терлекләр барлыгы ачыкланды: Хуҗалык исеме Лейкозга тикшерелгән Лейкоз баш саны авырулы Иске Комазан 86 2 Дүсмәт 70 1 Комазан Башы 18 2 Алгай 20 1 Көмеш Күл 42 1 Никифорово 46 2 Албай 29 1 Хәсәнша 7 1 Лесоучасток 15 2 Соңгы биш елдагы тикшерү нәтиҗәләре мөгезле эре терлекләрдә, аерым алганда, сыерларда лейкоз авыруы ачыклану проценты артуын күрсәтә. Моннан шундый нәтиҗә ясыйбыз - мөгезле эре терлектә лейкоз авыруы арта һәм район лейкоз буенча имин булмаган районнардан санала. 1999 елның маенда мөгезле эре терлек лейкозын кисәтү һәм аның белән көрәш буенча кагыйдәләр расланды һәм гамәлгә кертелде. Әлеге кагыйдәләр нигезендә лейкозны кисәтү өчен түбәндәгеләрне үтәргә кирәк: нәсел һәм сөт җитештерү өчен терлекне лейкоз буенча имин булган хуҗалыклардан алу сорала. Ягъни сыерны сатып алыр алдыннан ветеринария оешмалары белән киңәшергә, терлекнең канын анализга алырга кирәк. Инфекцияле малларны сәламәт терлек белән көтәргә ярамый. Авыруы ачыкланган сыерларны көтүдән чыгарырга, ягъни суеп тапшырып, сәламәт мал сатып алырга кирәк. Инфекцияле сыер сөтен ирекле сатуга чыгару тыела. Аны сөт эшкәртү предприятияләренә тапшыру яхшырак. Сыер сөтен кайнатып эчәргә кирәк. Мәктәпләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре җитәкчеләрен дә кисәтәсе килә. Балаларга азык әзерләү өчен халыктан сөт сатып алу турында карарны мөстәкыйль кабул итмәгез, ветеринария оешмасы белгечләре белән киңәшегез. Сөт сатып алганда сатучыдан сыерда лейкоз авыруы булмавын раслаучы документлар таләп итә аласыз. Кешеләрнең мөгезле эре терлек лейкозы вирусын йоктыруының турыдан-туры дәлиле юк. Әмма вирус, мутантлашып, кеше өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Шуңа күрә шәхси хуҗалыкларында мөгезле эре терлеге булганнар, аннан анализга кан алуны даими тәэмин итәргә тиеш. Лейкозга анализ уңай булган очракта, сезгә мондый хайванның кирәкме-юкмы икәне турында уйларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев