Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Кыюларга ак юллар

Үз тормышларында тамырдан борылышларны бик сирәкләр һәм көчле рухлылар гына ясый ала. Наилнең әтисе дә, әнисе дә Алан авылыннан. Себер якларына чыгып китеп бәхет эзләп кайтканнан соң Мамадышта төпләнеп калалар. Наил шәһәрдә туып үсә. Әти-әнисе белән аларның туган ягына кунакка гына кайтып йөри. Мәктәп тәмамлаганнан соң шофер булып эшли ул....

Үз тормышларында тамырдан борылышларны бик сирәкләр һәм көчле рухлылар гына ясый ала.

Наилнең әтисе дә, әнисе дә Алан авылыннан. Себер якларына чыгып китеп бәхет эзләп кайтканнан соң Мамадышта төпләнеп калалар. Наил шәһәрдә туып үсә. Әти-әнисе белән аларның туган ягына кунакка гына кайтып йөри. Мәктәп тәмамлаганнан соң шофер булып эшли ул. Туксанынчы еллар башында "Мамадыш" совхозында, кабат "Төзүсервис" җәмгыятендә хезмәт куя. Моннан егерме ел элек: "Син дә фермер булып китәчәксең, Наил,"-дисәләр, ышанмас иде. Әмма Галиҗанәб язмыш үзенчә хәл итә. 2010нчы ел. "КамАЗ" белән төрле җирләрдән йөк ташыганда буш ятучы кысыр басуларны күреп эче поша башлаган Наил, җир алып дача оештыру теләге барын күптәнге танышы-Красная Горка авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Хөснетдиновка әйтә. Ташлы авылына барып пуҗым карыйлар. Рәтле-башлы юлы, суы булмау да куркытмый аны. Июнь аенда авылга күченеп яши башлый. Кыска гына вакытта дача өе салып куя, такталардан сарай җиткерә. Симертергә дүрт үгез бозау сатып ала. Аларны үстереп, декабрь башларында суеп саткач, кире Мамадыштагы фатирына гаиләсе янына әйләнеп кайтырмын, дип планлаштыра. Бу теләгенә хатыны Альбина да каршы килми. Декабрь ае да җитә. Наил һаман дачасында, һаман маллары арасында. Соңгы үгезен гыйнварга чыккач суя. Аннары... сыер сатып ала. Тагын үгез бозаулар алып кайта. Корылык елдан соң кыш бик карлы килде. Дачасына тракторларга юл ачтырып, кар көрәп азапланырга туры килсә дә, күңелен төшермәде. Кайберәүләр кулларын селтәп кайтып киткән дә булырлар иде. Әмма Наил Галәүевның канында әби-бабаларыннан калган җирсү, крестьянлык чаткылары уянган иде инде. Май аенда үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын терки. Лизингка "МТЗ-82" тракторы, "КамАЗ" автомашинасы сатып ала. Тракторының акчасын түләп бетерергә дә күп калмаган инде. Үгезләрен суеп саткач, "КУН" төягеченә ия булу бәхетенә дә ирешә. Районыбыз җитәкчелеге "Авылга йөз белән" программасын игълан иткәч, беренче булып анда катнашучылар исемлегендә Наил Галәүев булды. Ике ай эчендә 9га 20 метрлы сарай җиткереп куйган ул. Декабрь аенда анда малларын күчерә. Гыйнварга чыккач, "АПК "Азык-төлек программасы"ннан ун савым сыер алып кайта. Красная Горка авыл җирлегендә шәхси хуҗалыклардан сөт җыю оештырылмаган. Галәүевларга да сауган сөтләрен урнаштыру турында үзләренә кайгыртырга туры килә. Ташлының ялгыз әби-бабайлары да аларның сыерлар асравын ишетеп ишекләрен шакый башлыйлар. Әйе, олы гына утар ясап, маллар сарае күтәреп куйсалар да, эчә торган су өчен ишек алларында артезиан коесы бораулатсалар да, капка ясап, пуҗымнарын киртә белән әйләндереп алмаганнар әле алар. "Кешедән яшерә торган әйберебез дә, авылда кешенекен урлау гадәте дә юк,"-дип аңлаталар алар моны үзләре. Сөт килеш тә, каймак, эремчек, тура ясап та саталар. Җәйге айларда унөч сыерларыннан көн саен 120-130 литр сөт саусалар да, Ташлы авылы халкы алып бетереп барган. Аертылган сөтне эчертү өчен унбер дуңгыз баласы алып кайткан. Бүген сараенда уналты сыер, ике тана, тугыз бозау, ундүрт сарык, бер ат. Шушы араларда гына Хафизовкадан тагын бер буаз сыер сатып алган. Аларга кыш буена җитәрлек печән әзерләп куйган. "Омар" агрофирмасы белән килешеп, 50гә 50 нисбәтеннән, аларның Комазан болыннарын, утыз сигез гектарлы күпьеллык басуларын чабып биргән. Хәзер Наилнең иң зур теләге-үзенә җир алу. Техника, маллар өчен акча кирәк бит. Ул да банклардан кредитлар ала. Акча эшләүнең төрле юлларын эзли. Өйләре каршыннан гына узучы инешне буып буа ясаган, янәшәсенә саунасы булган ял урыны эшләгән. Буа суында йөрү өчен квадрацикл белән көймә алган. Сүз тиз тарала бит ул. Наил Галәүевның Ташлы авылындагы мунчасы турында да бик тиз ишетеп алалар һәм клиентлар килә башлый. Яңа бизнесында беренче терәге хатыны Альбина булса, кызлары Айгөл белән Катя (ул тәрбиягә алынган бала), улы Адель дә гел әтиләре янында кайнашалар. Адель әле мәктәптә генә укый, җәйге каникулында тракторда эшләргә өйрәнгән. Айгөл һәм Катя быел урта мәктәп тәмамлагач, һич икеләнмичә, авыл хуҗалыгы белән бәйләнешле һөнәр сайларга карар иткәннәр: Казан ветеринария академиясенә укырга кергәннәр. Наилнең яңа шөгыле вакытлы мавыгу гына түгел, димәк.

ВӘРИС ГАЛИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев