Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Кырлар аңа көч бирә

Үзеннән яшьрәк булса да, "Мамадыш азык-төлек корпорациясе"нең элекке директоры Фоат Шәрипов олылап: "Камил абый," - дип эндәшә иде. Бу - җитәкченең аңа карата хөрмәтен күрсәтүе. МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ Сәхаповлар - Урта Сонда дәрәҗәле, тырыш нәсел. Бу - Бөек Ватан сугышы ветераны Шаһинур агадан ук килә. Илле яшенә кадәр комбайнда эшләде ул....

Үзеннән яшьрәк булса да, "Мамадыш азык-төлек корпорациясе"нең элекке директоры Фоат Шәрипов олылап: "Камил абый," - дип эндәшә иде. Бу - җитәкченең аңа карата хөрмәтен күрсәтүе.

МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ

Сәхаповлар - Урта Сонда дәрәҗәле, тырыш нәсел. Бу - Бөек Ватан сугышы ветераны Шаһинур агадан ук килә. Илле яшенә кадәр комбайнда эшләде ул. Кисәк ашказаны авырта башлап, операциягә басудан алып китәләр. Аннан кайткач яңадан техникага утыра алмады. Табиблар: "Бабай, яшисең килсә, җиңелрәк эшкә күч," - дигәннәр. Фермага каравылга куйдылар. Тугызынчы сыйныфны бетерүгә үк тракторчылык правосы алган Камил дә, мәктәп тәмамлаганда гомерен техника белән бәйләргә карар иткән иде инде. Сыйныфташы Кыям Әгъләмов белән Чистай совхоз-техникумына укырга керделәр. Анда кереп кайткач, Кыямга әнисе: "Балакаем, ник анда барып кердең? Суга төшеп үләрсең!" - дигән. Бүтән укырга барып йөрмәделәр алар. Техникум бетерсә, күптән инде дәрәҗәле урыннарда эшләгән, бик яхшы белгеч булып танылырга өлгергән булыр иде ул. Комбайн ремонтларга керешкән иде, әмма андый эшләргә өлгермәде Камил. Ил алдындагы гражданлык бурычын үтәп кайткач, "Нива" комбайнында эшли башлады. Кабат "Дон"га утырттылар. Хәзер яңадан "Нива"да. Быел кыр корабын иңли башлавына утыз ел була икән. Комбайнын вакытында карап-майлап йөргәч, кирәкле детальләрен алыштырып торгач, еш көйсезләнеп азаплаганы юк. Биш сезон булган инде, һаман кайбер урыннарында завод пломбалары тора. "Комбайнның ешрак иләкләре, ашлык шнеклары, барабан асты, юганда су кереп калып күгәрә дә, подшипниклары сафтан чыга. Уракка яхшылап барысын да карап чыкмасаң, кеше эшләгәндә ватылып ятып артта каласың," - ди игенче. Үз хуҗалыкларында күп тапкырлар беренче-икенче урыннарны яулады инде ул. Район күләмендә дә алдынгы урыннарда бара. Бәләкәй чагыннан улы Фаил аның янында кайнаша башлаган иде. Үсеп җиткәч, ул да үзлегенә кыр корабында эшли башлады. Алабуга районында чит ил комбайнында эшләп кайтканы да булды. Күршедәге Түбән Сон авылы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләсә дә, урак вакыты җиткәч аны да еш кына комбайнга утырырга чакыралар. Гаилә альбомнарында бер кызыклы гына фоторәсем саклана. Үзенең "Дон" комбайны янында Камил Сәхапов басып тора. Ә кабинасына керә торган мәйданчыгында - башлангыч сыйныфларда гына укучы улы Фаил. "Бигрәк тә икмәкле елларда эшләве күңелле. Бункерлар тиз тула. Машиналар чак өлгерә," - диләр игенчеләр. Камил чирек гасыр "Белорусь" тракторында да эшләде. Авылның фельдшеры вазыйфасын башкаручы җәмәгате Нурания: "Балаларның ничек үскәнен күрмәде дә," - дип елмаеп искә ала бүген. Көн-төн эштә булды ул. Кыш буе фермаларга Мамадыштан барда ташыйлар иде. Хәзер авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев