Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Кыенлыклар өстәлеп тора

"Агропромышленность комплексының барлык юнәлешләренә дә бер үк дәрәҗәдә игътибар бирергә кирәк." Питрәчтә узган республика семинар киңәшмәсендә моны җөмһүриятебез Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үтте. МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ "Уньеллык корылык циклына кердек, дигән фаразлар раслана. Соңгы дүрт елның өчесе корылык алып килде,"-дип белдерде үзенең докладында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Президентыбыз...

"Агропромышленность комплексының барлык юнәлешләренә дә бер үк дәрәҗәдә игътибар бирергә кирәк." Питрәчтә узган республика семинар киңәшмәсендә моны җөмһүриятебез Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үтте.

МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ

"Уньеллык корылык циклына кердек, дигән фаразлар раслана. Соңгы дүрт елның өчесе корылык алып килде,"-дип белдерде үзенең докладында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та аларның агропромышленность комплексы өчен чын мәгънәсендә сынау еллары булуын билгеләп үтте. Россия Хөкүмәте ярдәм күрсәтмәгән булса, хуҗалыкларыбызның үзләренә генә бүген бик авырга туры килер иде. Узган ел бөтен кыенлыкларга да карамастан, үзебезне быел язгы чәчүгә җитәрлек орлык белән тәэмин итә алдык. Күп булмаса да, кыш малларга ашатырга фураж салынды. 2011нче елдан калган сенаж, силос, салам запаслары бар иде. Нәтиҗәдә, малларны ашату күләмнәре кимемәде. "АПК "Азык-төлек программасы", "Мамадыш азык-төлек корпорациясе", "Трудовик", "Нократ" һәм "Тәкәнеш" агрофирмалары аларны төрле биологик өстәмәләр белән баетып ашатуны да тәэмин итә алдылар. Мамадыш спирт заводының хуҗалыкларыбызга арзан гына бәягә фугат (барда) җибәрүе дә рационнарны баланслауда ярдәм итте. Һәм... терлекчелек буенча еллык күрсәткечләр сөенерлек. Сөт һәм ит җитештерү дә, аны сату да 2011нче ел белән чагыштырганда күпкә артты. Республика күләмендә дә югарырак баскычларга күтәрелә алдык. Сыерларның баш саны да 733кә артты. Соңгы елларда районда бу дәрәҗәдә кисәк үсеш булганы юк иде әле. Моңа Рифат Мотыйгуллинның Түбән Ушмадагы яңа комплексына буаз таналар кайтаруы да йогынты ясады. Әлеге хуҗалыкта былтыр һәр сыердан уртача 6425 килограмм сөт савып алынды. Ә район буенча һәр сыердан сөт саву 2011нче елдагыдан 291 килограммга күтәрелде. Мөгезле эре терлекләрдән тәүлеклек артым алу күрсәткечләребез дә сөенерлек. "Вятка" бүлекчәсендә барлык малларның ел буена тәүлек саен-830, "Туган як"-774, "Родина"-759, "Чулпан"-758, "Таң" 729 граммга артып баруына ирештеләр. Республика семинар-киңәшмәсендә язгы чәчүгә әзерлек мәсьәләсе дә игътибар үзәгендә булды. "Быел да безне җиңел ел көтмәячәк. Көздән туфракның дымга туенып калуы гына өмет өсти,"-диде министр. Дизель ягулыгы сатып алуда быел да республикадан ярдәм күрсәтеләчәк. Банкларның кредит бирү шартларын катлауландырулары хуҗалыкларыбыз алдына яңа кыенлыклар өстәми калмаячак. Сөйләшүгә йомгак ясаганда, Рөстәм Миңнеханов өч проблеманы аерып күрсәтте. Беренчесе-хуҗалыкларга белгечләр җитмәү, икенчесе-малларның баш санын саклау һәм арттыру, өченчесе хезмәтне саклау, кыр эшләре вакытында, фермаларда кешеләрнең имгәнүләренә юл куймау. Семинар-киңәшмәдә муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов җитәкчелегендәге делегация дә катнашты. Икенче көнне Питрәчтә хуҗалыкларыбыз җитәкчеләре һәм белгечләр булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев