Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Күпьеллыкларны тукландыру дәвам итә

Басулар бертигез өлгерә, шунлыктан, сулыш алырга да вакыт булмаячак. Быелгы язгы кыр эшләренең төп үзенчәлеге итеп аграрийлар әнә шул билгене атый. Бу көннәрдә "Тәкәнеш" агрофирмасының "Алга" бүлекчәсендә дә тулы көченә күпьеллыкларны тукландыру эшләре алып барыла. Кырларга аммиак селитрасын "Роса" машинасы белән кертәләр. Бүлекчәнең башкарма директоры Илшат Зыятдинов әйтүенчә, җир сые...

Басулар бертигез өлгерә, шунлыктан, сулыш алырга да вакыт булмаячак. Быелгы язгы кыр эшләренең төп үзенчәлеге итеп аграрийлар әнә шул билгене атый.

Бу көннәрдә "Тәкәнеш" агрофирмасының "Алга" бүлекчәсендә дә тулы көченә күпьеллыкларны тукландыру эшләре алып барыла. Кырларга аммиак селитрасын "Роса" машинасы белән кертәләр. Бүлекчәнең башкарма директоры Илшат Зыятдинов әйтүенчә, җир сые гектарга 50-60 килограмм исәбеннән таратыла.
-Күпьеллыкларның мәйданы безнең бүлекчәдә 650 гектарны били. Көнгә уртача 200 гектарда эш башкарырга өлгерәбез,- ди Илшат Зыятдинов.
"Роса"ны Зөлфәт Шәмсетдинов һәм Алексей Асафов иярли. Егетләр көнаралаш иртәнге биштән кичке сигезгә кадәр хезмәт куялар икән.
-Бу техникада икенче сезонымны гына эшлим. Уңайлы машина. Тиз йөри. Басу чикләрен навигатор күрсәтеп бара. Шуңа да тукландырылмаган участоклар калмый,- ди Зөлфәт Шәмсетдинов.
Минераль ашламаны кырга "КамАЗ" машинасында Зөфәр Хуҗаҗанов һәм "МТЗ" тракторында Илфар Шиһабиев алып чыга. 800 килограммлы капчыкларны бункерга үзтөягеч белән Ралиф Фазлыйәхмәтов бушата. Бер "заправка" вакытында "Роса" шуның кадәр күләмдә ашлама сыйдырырга мөмкин. 50-60 килограммнан керткәндә, 15 гектарга җитә икән. Бункерны бушатуга егерме минутлап вакыт таләп ителә. Япон двигателе урнаштырылган әлеге авыл хуҗалыгы машинасы бер якка 25 метр араны тукландырып бара. Үзләрендә эш төгәлләнгәннән соң, "Алга" "Роса"сы агрофирманың "Родина" бүлекчәсенә юл тотачак. Күпьеллыкларның мәйданы анда да 650 гектар. "Кабат көзге культураларга да җир сые кертер вакыт җитә. Уҗымнарның мәйданы бездә 345 гектар",- ди башкарма директор. Аның әйтүенчә, бөртеклеләрнең бер гектары аммиак селитрасын бер центнер исәбеннән алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев