Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Күпчелектә бәрәкәт

"Тәкәнеш" агрофирмасының механикалаштырылган отрядына чын игенчеләр генә тупланган. Агрофирманың бухгалтериясеннән хезмәткә түләү, кызыксындыру чаралары турындагы мәгълүматны китереп биргәч, Миннехан Гарифуллин ашыкмыйча танышып чыкты. Алар кәгазьдә генә калмаячак, хезмәт хакын бит вакытында түләп баралар. Дөрес, былтыр үзе дүртенче урынны гына яулаган иде. Беренче-өченче урынны алучыларны үгез бозаулар белән бүләкләделәр. Быел да...

"Тәкәнеш" агрофирмасының механикалаштырылган отрядына чын игенчеләр генә тупланган. Агрофирманың бухгалтериясеннән хезмәткә түләү, кызыксындыру чаралары турындагы мәгълүматны китереп биргәч, Миннехан Гарифуллин ашыкмыйча танышып чыкты. Алар кәгазьдә генә калмаячак, хезмәт хакын бит вакытында түләп баралар. Дөрес, былтыр үзе дүртенче урынны гына яулаган иде. Беренче-өченче урынны алучыларны үгез бозаулар белән бүләкләделәр. Быел да 120, 90, 70 килограммлы бозаулар биреләчәге язылган. Уракта егерме өченче сезонын катнаша инде ул. Ә аңарчы тракторчы булып эшләгән иде. Әтисе Габдулла да гомере буе колхозда тракторчы булган кеше. Хәзер дә тракторны ташлап бетермәде Миннехан. Кышкы айларда бульдозерда йөри, аның өчен эшнең бетеп торганы юк. Яз җитүгә, туфрак эшкәртергә, чәчүгә чыга. "Туган як" хуҗалыгы чагында уракта комбайны белән беренче урынны яулап аның да үгезләр белән бүләкләнгән еллары булды. Быел ничек тә призлы урыннарга чыгарга тели. Ярдәмчесе Нәфис Гарифуллин да тәҗрибәле инде. Уракта өченче сезонын катнаша. Туганнан туган энесе Назыймның малае ул. Быел тугызынчы сыйныфны тәмамлады. Мамадыштагы 87нче һөнәри көллияткә укырга барырга җыена. "Тәкәнеш" агрофирмасында хәзер, бөтен бүлекчәләрдәге комбайннарны бергә туплап, бригада алымы белән эшлиләр. Быел унике комбайн җыелдылар. Алар да туза бара. Былтыр ундүрт кыр корабы эшләгәннәр иде. Унике мең гектар игеннәрне суктырып алдылар. Алардан ашлыкны җиде "КамАЗ" автомашинасы белән ташып тордылар. Быел сыр-май комбинатыннан да бер машина ашлык ташуда катнашырга килде. Авыл җирлекләрендәге "КамАЗ"лар да ярдәм итәчәк. Быел агрофирманың бөртекле культуралары тугыз мең гектар чамасы. Башта "Алга" бүлекчәсендәге борчакны, "Родина"дагы арышны суктырып алдылар. Югары Тәкәнештә орлыкка суктырасы кырык гектарлы участокны дымлылыгы кимегәнче калдырып тордылар. Аннан "Рассвет" бүлекчәсе басуына күченделәр. Бергә эшләүләре күңеллерәк тә. Эретеп ябыштыру агрегаты кирәк булса, һәрвакыт яннарында тора. Комбайнның берәр урыны көйсезләнсә дә, механикалаштырылган отряд җитәкчесе Иван Степанов кирәкле детальне шунда ук китерттерә. Башкаларның ничек эшләгәннәре дә күз алдында болай. Жетон системасы булгач, бункердан киткән ашлык та кешегә язылмый. Быелгы урак бик үзенчәлекле булырга охшаган. Арыш белән көзге бодай зарланырлык булмаса да, язгы культуралар бик тәбәнәк. Башка буйга инде үсмәячәкләр. Басулар быел чүплерәк тә. Алар да мәшәкатьне арттырачак. "Быел август яңгырлы булачак," - дип тә куркыталар. Үстергән ашлыкның ничек тә тизрәк җыеп алынуын тели игенчеләр.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев