Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Келәтләргә ашлык кайта

Бүген кырларыбызда уттай кызу эш вакыты. Урып-җыю эшләренә кагылышлы берничә сорау белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Исмәгыйловка мөрәҗәгать иттек. -Ришат Нәҗипович, хуҗалыкларыбыз уракка быел нинди әзерлек белән килделәр? -Июнь аенда һәм июльнең беренче яртысында көннәр кызу торганлыктан, игеннәр гадәттәгедән тизрәк өлгерделәр. Комбайннарыбызны ашыгыч сафка бастырып бетерергә кирәк...

Бүген кырларыбызда уттай кызу эш вакыты. Урып-җыю эшләренә кагылышлы берничә сорау белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Исмәгыйловка мөрәҗәгать иттек.

-Ришат Нәҗипович, хуҗалыкларыбыз уракка быел нинди әзерлек белән килделәр?

-Июнь аенда һәм июльнең беренче яртысында көннәр кызу торганлыктан, игеннәр гадәттәгедән тизрәк өлгерделәр. Комбайннарыбызны ашыгыч сафка бастырып бетерергә кирәк булды. Хәзер бит запас частьларны да, аларны сатып алырга акчаны да һәркем үзе таба. Механизаторлар җитмәгәнлектән, "Чулман-Агро", "Хәсәнов", "Шакирҗанова" кебек хуҗалыкларда кайбер комбайннар ремонтына соңарыбрак керешкәннәр иде. Бүгенгә сафка бастырып бетерелделәр. Хуҗалыкларыбызда хәзер-101, крестьян-фермер хуҗалыкларында 28 кыр корабы бар. -Быелгы уракның үзенчәлекләре турында сүз башлаган идек, аларга да киңрәк тукталып узсак иде.

-Кыш көзге культуралар өчен авыррак килде. Уҗымнарыбызның 5083 гектары гына исән калды. Калган мәйданнар бозып чәчелде. Ә алты хуҗалык арышны бөтенләй чәчмәгән иде. Эссе көннәрдән соң июльдә бозы да, яңгыры да күп яуды. Алар арпа белән солының өлгерүен тоткарладылар. Шуңа күрә уҗым һәм сабан культуралары урагы арасында өзеклек килеп чыкты. 30нчы июльгә районыбыздагы 20 хуҗалыкның күбесе уракка керештеләр. 38134 гектарның 6500е суктырып алынды. Бу-планлаштырылган мәйданнарның 17 проценты, дигән сүз. Быел уракны 20нче августка төгәлләү бурычы куелды.

-Ә уңыш ничек?

-Май аенда көннәрнең кызу торуы, июньдәге корылык уңышка да кире тәэсир ясады. Бүгенгә район буенча һәр гектардан уртача 13-14 центнер уңыш җыеп алына. Язгы бодай һәм арпа урагына ныклап керешкәч, ул артачак. Хуҗалыкларыбыз беренче чиратта чәчүлек орлык сала. "Рацин"га һәм лизингка бурычларыбыз артык күп түгел быел. Халыкка бирергә дә, фуражга да икмәк калачак. Район тарихында гектардан ун центнердан да кимрәк уңыш алган еллар да шактый булды. -Урак темпын тизләтүдә инвесторлар хуҗалыкларыбызга нинди ярдәмнәр күрсәтәләр? -Бигрәк тә "Вамин" үз агрофирмаларына нәтиҗәле ярдәм күрсәтә. Барлык хуҗалыклар да вакытында запас частьлар, ягулык-майлау материаллары, башка кирәк-яраклар белән вакытында тәэмин ителде. Комбайнчылар өчен кызыксындыру чаралары эшләнде. Быел игенчеләребезгә район премияләрен бирү дә яңартыла. Бүген үк дүрт комбайнчы-"Азык-төлек корпорациясе"ннән Илья Усачев, Камил Сәхәпов, Рафил Хөсәенов һәм "Старый мельник"тан Нургали Гәрәев 1000әр сум премиягә лаек булдылар. -Ә крестьян-фермер хуҗалыклары ничек эшли?

-Районыбызда илле биш крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Алар бөртекле культураларны 3851 гектарда чәчкәннәр иде. Күбесе уракка кереште. Комбайннары булмаганнарга иптәшләре ярдәмгә килә. Үзләрендә эш беткәч, хуҗалыкларыбызга да булышалар. Фермерлар бик дус һәм тырыш халык. Барысы да бу эшкә үз теләкләре белән һәм йөрәк кушуы буенча алынган кешеләр.

-Бүген киләсе ел уңышы турында кайгырта башларга да вакыт җитте. Бу эш ничек оештырылган? -Киләсе ел уңышы өчен көзге культураларны 21 мең гектарда чәчеп калдырырга тиешбез. Бүгенге көндә чәчү өчен туфрак һәм орлык әзерләү бара. Күчмә фондта көздән байтак арыш һәм бодай калган иде. -Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Ришат Нәҗипович. Игеннәрне вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алырга язсын.

Әңгәмәдәш Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев