Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Казан да ашлык сорый

Башкала халкын кабат мамадышлылар "сыйлады". Узган шимбә көнне Казан шәһәренең Яңа Савин районында үткән ярминкәдә районыбызның Кирмән икътисадый зонасына керүче хуҗалыклар үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Казан ярминкәләренә атна саен 600дән артык машина белән товар илтелә. Шулар рәтендә бу юлы Мамадыштан йөк тулы 29 машина килгән иде. "Трудовик", "Передовик" ҖЧҖләре, "Шакирҗанова"...

Башкала халкын кабат мамадышлылар "сыйлады". Узган шимбә көнне Казан шәһәренең Яңа Савин районында үткән ярминкәдә районыбызның Кирмән икътисадый зонасына керүче хуҗалыклар үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Казан ярминкәләренә атна саен 600дән артык машина белән товар илтелә. Шулар рәтендә бу юлы Мамадыштан йөк тулы 29 машина килгән иде. "Трудовик", "Передовик" ҖЧҖләре, "Шакирҗанова" КФХ, "АПК "Азык-төлек программасы" коллективлары, район кулланучылар җәмгыяте, азык-төлек промышленносте предприятиеләре сәүдә рәтләренә ит-сөт продуктлары, бәрәңге, яшелчә, печән, салам кебек авыл хуҗалыгы товарларын куйды. Сатудагы һәр төр продукцияне халык күпләп алды. Казанлыларны ит-сөт, май, яшелчәләр кебек азык-төлек кенә кызыксындырмый, арада терлек тоту өчен мөһим булган товарларны алучылар да табылып тора. Сүз уңаеннан, моңа кадәр узган ярминкәдә райондашларыбызга республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "киләсе ярминкәгә бөртекле культураларны тагын да күбрәк алып килергә" киңәш иткән иде. Аның тәкъдименә колак салу комачау итмәде. Бу юлы сәүдә рәтләре белән танышканда министр яңадан шул ук темага әйләнеп кайтып, шәһәрдә дә авыл хуҗалыгы продукцияләренә ихтыяҗы зур булучылар барлыгын искәртте һәм бер казанлының 1 тонна ашлык сатып алуы, тагын шулкадәр үк икмәккә заказ бирүе турында ассызыклап үтте. Баксаң, бу кеше үзе үстерә торган 50 баш сарык малының иртәгесен кайгырта икән. Шунда журналистларга биргән интервьюсында министрлык башлыгы быелгы сезонда бишенче ярминкәдә булуын билгеләп үтте: "Районнар мондый чараларга зур җаваплылык белән әзерләнеп киләләр. Шул исәптән Мамадыш та. Район кулланучылар җәмгыятенең, хуҗалыкларыгызның сәүдә рәтләрен башка районнарга да үрнәк итеп күрсәтерлек булуына мин бик рәхмәтлемен",-диде ул. Марат Әхмәтов белдергәнчә, әлегедәй ярминкәләр "табыш алу максатын куймый, шәһәр халкына ярдәм күрсәтү нияте белән үткәрелә".

ГӨЛНАЗ МӨХӘММӘТҖАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев