Нократ

ХХI гасыр фермасы, нинди соң син

Фермаларда эшләрне фәнни казанышларга нигезләнеп оештырырга вакыт җитте. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов та: "Терлекчеләрнең фермада кара халатлардан, галошлардан йөргән чаклары узды инде," - диде. Төрле компанияләр фермаларда эшләрне яхшырту, продукция җитештерүне арттыру өчен үз өлешләрен кертергә омтылалар. Сишәмбе көнне "Нократ" агрофирмасының "Дружба" бүлекчәсендә җиде районның...

Фермаларда эшләрне фәнни казанышларга нигезләнеп оештырырга вакыт җитте. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов та: "Терлекчеләрнең фермада кара халатлардан, галошлардан йөргән чаклары узды инде," - диде. Төрле компанияләр фермаларда эшләрне яхшырту, продукция җитештерүне арттыру өчен үз өлешләрен кертергә омтылалар. Сишәмбе көнне "Нократ" агрофирмасының "Дружба" бүлекчәсендә җиде районның хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында үткәрелгән республика зона киңәшмәсендә аларның вәкилләре дә үз тәкъдимнәре белән чыгыш ясадылар. Быел урак вакытында яңгырлар еш яугач, басудан ашлык дымлы кайтты. Фуражда төрле авырулар үрчи башлаячак. "Биоксил" препараты белән эшкәртсәң, алар да бетәчәк, шикәр микъдары да артачак," - диләр галимнәр.

Ә шикәр маллар ризыгын тулы кыйммәтле итү өчен кирәк. Ул сөтнең майлылыгын да күтәрә. Галимнәр фермалардагы бөтенебез яратмый, киемнәргә ияреп кайта торган исне бетерүче препаратны да сыный башлаганнар инде. Белгечләр кукурузны сабагындагы дымлылык: 68, чәкәндәге бөртегендә 47 процент булганда ура башларга тәкъдим итәләр. "Дымлылык кимегән саен коры матдәнең күләме арта. 80 процент булганда, бер центнер яшел массада коры матдә 10-11 килограмм була. 65 процент дымлылыкта ул 13-15 килограммга җитә. 1 килограмм коры матдә, рационнар балансланган очракта, 2 килограмм сөт бирә," - диләр алар. Галимнәр сөт җитештерүнең гигиенасына игътибарны юнәлтергә чакырдылар. Россия, Татарстан Хөкүмәтләреннән югары һәм беренче сортлы сөтләр өчен субсидия түләнгәндә бу мәсьәлә игътибарны тагын да арттыруны таләп итә. Семинарда терлекчеләр өчен заман таләпләренә җавап бирә торган эш киемнәре үрнәкләрен дә тәкъдим иттеләр. Галимнәр малларның гомер озынлыгын озайту, продуктлылыкларын күтәрү өчен минераль азыкларга, витаминнарга игътибарны юнәлтергә чакырдылар. Ветеринария хезмәте көзге чараларга игътибарны юнәлдерде. Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәч, безгә чит ил товар җитештерүчеләре алдында да йөзгә кызыллык китермәскә, фермаларыбызда "таш гасырын" онытып, эшләрне фән казанышларына таянып оештыра башларга кирәк инде. Ә хәзергә, министр урынбасары сүзләренә караганда: "Терлекчелек күрсәткечләре сөенерлек түгел әле." "Тагараклардагы яшелләнеп беткән су, кызып бозыла башлаган кукуруз массасы белән сөтне арттырып булмый. Сыерлар: "Ашыйсы иде авыз тутырып," - дип әйтерләр иде, русча да, татарча да сөйләшергә өйрәнмәгәннәр." "Малларны салкын су эчертеп азаплыйбыз. Җир астыннан чыга торган суның температурасы 4-6, ә сыерның тән температурасы 37 градус. Энергиясе эчкән суын җылыту өчен китә. Арча белән Әгерҗе районындагы ике хуҗалыкта тәҗрибә үткәреп караганнар. Җылы су эчә башлауга ук савымнары берсендә 2, икенчесендә - 3,4 килограммга күтәрелгән."

Кунаклар Көек-Ерыкса фермасында эшләрне оештыру тәртипләре белән дә танышып чыктылар һәм югары бәяләделәр.

Нәтиҗә

Быел районыбыз хуҗалыклары сөтне югары һәм беренче сорт белән тапшырган өчен 24,5 миллион сум субсидия алганнар. Ягъни, бер сыерга өч мең сумнан артыграк өстәмә түләү килгән. Бу - республикадагы иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Киләсе елдан таләпләр тагын да катгыйланачак. Майлылык 3,6, аксым - 3,1 проценттан кимрәк булырга тиеш түгел. Боларга ирешү өчен, җитештерүне фәнни нигезләргә корырга кирәк тә инде.

Минневәрис Мингалиев

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: