Нократ

Фән малларга якыная

Фермаларда сакчыл җитештерү системасын кертү савымны арттыруга һәм аның икътисади нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән. Моңа фәнни казанышларны кулланышка кыю кертеп кенә ирешергә мөмкин. Терлекчелектәге сигез айлык йомгакларга һәм кышлату чорына күчүгә багышлап Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында үткәрелгән республика зона семинар-киңәшмәсенең асылында әнә шул юнәлеш ята иде. Татарстан Авыл хуҗалыгы...

Фермаларда сакчыл җитештерү системасын кертү савымны арттыруга һәм аның икътисади нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән. Моңа фәнни казанышларны кулланышка кыю кертеп кенә ирешергә мөмкин. Терлекчелектәге сигез айлык йомгакларга һәм кышлату чорына күчүгә багышлап Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында үткәрелгән республика зона семинар-киңәшмәсенең асылында әнә шул юнәлеш ята иде.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов докладыннан күренгәнчә, районыбызда терлекчелек тармагы күтәрелештә. Малларның баш саны, сөт һәм ит җитештерү арта бара. Тармакка субсидияләр дә нәкъ менә баш санының артуына карап бирелә хәзер. Дүрт айда районыбызга әлеге тармак буенча егерме миллион сум чамасы ярдәм күрсәтелгән. Кызганычка каршы, июльдә генә дә, "Омар" агрофирмасы-666,4, "Чулман-Агро" 156,4 мең сум субсидия алып җиткермәгәннәр. Сәбәбе-күрсәткечләрнең аска тәгәри баруында. Сөт җитештерүдә иң яхшы эшләүче хуҗалыклар исемлегенә бездән "Тәкәнеш" агрофирмасы кертелгән иде. "Терлекчеләр арасында һаман аттым-бәрдем алымы дәвам итә әле. Сыерлар савымга әзерләнми, җиленнәренә массаж ясалмый, беренче тамчылар аерым савытка савып алынмый.

Малларны бик тиз бозып бетерәләр,"-диде министр урынбасары ачынып. Сыерлар эчә торган суның күләме, азыкларның сыйфаты, төрле биологик өстәмәләр... барысы да продуктлылыкка тәэсир итәләр. Сыер, тере авырлыгының һәр килограммына 2,31-3,17 литр исәбеннән, көнгә 80-100, җәйге эссе вакытта 120 литр су эчәргә тиеш. Мал суга сусый икән, ул продуктлылыгын киметә башлый. Мастит белән авырый башлавы да сөтләрен 15-30 процентка киметә. Ул башлангыч чорында ачыкланса, дәвалау өчен мазьлар да җитә, кабат бернинди акчага да дәвалап бетереп булмаячак, диләр белгечләр. Министрлык белгечләре "Омар" агрофирмасында тикшерү үткәргәннәр. Печәннең һәм сенажның картайган күпьеллыклардан әзерләнүе, утарларга салам кертелмәве ачыкланган. Нәҗип Нәкыйпов кукурузны курганнарга өеп силоска салуны туктатырга чакырды. Җәйгә калганнарын тикшергән булганнар. Пленкалары тишелгән, һава кереп торган урыннарда берәр метр калынлыкта чергәннәре ачыкланган. "Һич югы элеккеге кебек җиргә баз казып, шунда тутырыгыз. Бик яхшы сакланыр!"-диде ул. Яңа Арыш фермасында дәвам иткән практик өлештә Польша фермасында ясалган "Узи" аппараты күрсәтелде. Ул сыерның буазлыгын, бозавының үгезме, бикәчме икәнен, нинди авырулары булуын төгәл әйтеп бирә. Кулланышка да җайлы. Белгечләргә вакуумлы, бер тапкыр кулланыла торган кан алу шприцлары да тәкъдир ителде. Алар тиздән районнарга да кайтарыла башлаячак. Халык чир сыерына кан алганда йога дип шикләнә иде. Моннан соң андый хәлләр булмаячак. Мамадыш ветбаклабораториясе хезмәткәрләре дә әйләнә-тирәбездәге районнар зооветеринария белгечләренә сенажның һәм силосның сыйфатын тикшерү алымнарын күрсәттеләр. Спирт заводыбыз хезмәткәрләре хуҗалыкларга барда тәкъдим иттеләр. Аның тоннасы нибары ун сумнан сатыла. Шул бәягә дә алырга бик атлыгып тормыйлар икән әле. Безнең районнан "Тәкәнеш" һәм "Нократ" агрофирмалары, "Азык-төлек корпорациясе", "Шакирҗанова" хуҗалыклары ташый башлаганнар. Сакчыл җитештерүдә беренче юнәлеш буларак, 5 С системасын кертү турында да сүз барды. Болар-камилләштерү (совершенствуй), стандартлаштыру, чисталык булдыру (содержи в чистоте), тәртип урнаштыру (соблюдай порядок), кирәкле тәртиптә бүлгәләп кую (сортируй). Хәер, һәр эштә кирәкле система бу. Элементар тәртип салмыйча, бер нәрсәдә дә алга китеп булмый. Әлеге системаны кертү санитар-гигиеник шартларның яхшыруына, бәхетсезлек очракларының, бушка сарыф ителгән вакытның кимүенә, хезмәтне оештыруның яхшыруына, җитештерүчәнлекнең үсүенә, сыйфатның яхшыруына китерәчәк. Аннан инде технологик процессларны даими камилләштерү-җитештерүчәнлекне тагын да күтәрүгә этәргеч бирәчәк. Соңгы елларда районыбыз фермаларында биологик препаратлар, төрле витаминлы өстәмәләр кулланыла башлады. Ел саен аларның яңаларын эшлиләр, камилләштерәләр. Бу юлы да белгечләр игътибарына яңа төр "Биоксил" препараты күрсәтелде. Ул ашлыктагы 90 процент углеводларны шикәргә әйләндерә. Бер тонна ашлыкка бер литр гына кирәк. Белгечләребез боларның барысын да үзләренә кулланышка алсалар, терлекчелек тармагының нәтиҗәлелеге күпкә күтәреләчәк.

Минневәрис Мингалиев

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: