Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Чума саклык сорый

Африка дуңгызы чумасы (АДЧ) таралмасын өчен республикабыздагы дуңгызчылык комплекслары ябык режимда эшләргә тиешләр. Ә шәхси һәм крестьян-фнрмерлык хуҗалыкларында аларны ачык һавага чыгару катгый тыела. "Россельхознадзор" ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге белгечләре тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр күрсәткәнчә, ябык режимда эшләүче, җөмһүриятебездәге иң эре дуңгызчылык комплексларның берсе булган Тукай...

Африка дуңгызы чумасы (АДЧ) таралмасын өчен республикабыздагы дуңгызчылык комплекслары ябык режимда эшләргә тиешләр. Ә шәхси һәм крестьян-фнрмерлык хуҗалыкларында аларны ачык һавага чыгару катгый тыела. "Россельхознадзор" ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге белгечләре тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр күрсәткәнчә, ябык режимда эшләүче, җөмһүриятебездәге иң эре дуңгызчылык комплексларның берсе булган Тукай районындагы "Кама Беконы" җәмгыятендә куелган таләпләр үтәлә. Ләкин кече крестьян-фермерлык, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрне җәйге лагерьларга һәм кардаларга чыгарырга мөмкиннәр. Бу очракта африка дуңгызы чумасы таралмас дип беркем дә гарантия бирә алмый. Чөнки малларның кабан дуңгызлары, башка хайваннар, талпаннар белән контактка керү ихтималы арта. Язын кар эрегән вакытта аның астында кышын үлгән кабаннарның үле гәүдәләре чыгарга мөмкин. Алар да әлеге чир таралуга чыганак булып торалар. Кызганычка карша, АДЧ проблемасы Россиядә кискен булып кала бирә. Агымдагы елда Краснодар краенда, Тверь, Волгоград өлкәләрендә, Карелия һәм Калмыкия республикаларында әлеге авыру килеп чыгуның 14 очрагы теркәлде. Узган ел азагында чуманың Саратов һәм Оренбург өлкәләрендә пәйда булуы аның Татарстанга хайваннар, дуңгызчылык продукциясе һәм терле азыклары белән керү мөмкинлеген арттыра. Шуны истә тотып, "Россельхознадзор"ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе крестьян-фермерлык һәм шәхси хуҗалыкларда дуңгыз асраучылык белән шөгыльләнүчеләргә сак булырга киңәш итә. АДЧ таралмасын өчен зоогигиеник нормаларны һәм малларны тоту кагыйдәләрен сакларга, азыкларны "тыныч" регионнардан алып, аларны ашатыр алдыннан термик эшкәртү уздырырга кирәк. Азык калдыкларын да кимендә 70 градус эсселектә термик эшкәртү таләп ителә. Иң мөһиме - дуңгызлар көчле контрольдә булсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X