Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Авыр икмәк

"Соңгы гектарларны суктырып алу һәрвакыт иң авыры була,"-диләр комбайнчылар. Икмәк җиңел бирелми. "Сентябрьдә гадәти булмаган җылы көннәр вәгъдә итәләр. Әмма аңа кадәр басудагы ашлыкның яртысын югалтып бетерәчәкбез. Уракны яңгырларга кадәр төгәлләргә бөтенегезнең дә мөмкинлеге булды,"-диде республика Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сишәмбе көнне видеоконференция режимында үткәрелгән киңәшмәдә....

"Соңгы гектарларны суктырып алу һәрвакыт иң авыры була,"-диләр комбайнчылар. Икмәк җиңел бирелми. "Сентябрьдә гадәти булмаган җылы көннәр вәгъдә итәләр. Әмма аңа кадәр басудагы ашлыкның яртысын югалтып бетерәчәкбез. Уракны яңгырларга кадәр төгәлләргә бөтенегезнең дә мөмкинлеге булды,"-диде республика Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сишәмбе көнне видеоконференция режимында үткәрелгән киңәшмәдә. Август ахыры яңгырлы булачак, диләр синоптиклар. Районыбызда "АПК "Азык-төлек программасы", "Хәсәнов", "Берсут" хуҗалыклары, "Нократ" агрофирмасы, 87нче һөнәри көллият, кайбер фермерлар гына уракны төгәлләделәр әле. "Трудовик" агрофирмасының 1300, "Семиозерка"ның 1200 гектар чамасы урып-җыясы җирләре бар. "Комбайннарыбыз төзек. Аязуга эшне озакка сузмыйбыз,"-диде "Трудовик"ның җитәкчесе Фәргать Гаянов ахырдан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов үткәргән киңәшмәдә. Ә дүрт кенә комбайны белән "Семиозерка" җәмгыятенә авыргарак туры киләчәк. Быел урып-җыясы мәйданнары 2400 гектар иде аларның. Шуларның яртысын җыеп алу өчен дә аларга бер ай вакыт кирәк булды. "Передовик", "Шакирҗанова" хуҗалыкларында, Усали агрохимикларында да бар әле суктырып бетерелмәгән басулар. Сишәмбе төшкә кадәр коеп яңгыр яуган иде, чәршәмбе иртән аяз булгач, комбайннары бәлки басуга чыкканнардыр дип, "Шакирҗанова" җәмгыятенә юнәлдек. Әмма кыр корабларының өчесе дә ындыр табагын саклыйлар иде. Аның үзендә дә тынлык. "Комбайннар басуда эшләрлек булмагач һәм ашлык кайтмагач, "КЗС"ны кабызып тормадык бүген,"-диде склад мөдире Фәрит Хәсәнов. Орлыкка саласы икмәкне бер кат чистартып куйганнар инде. Басулардагы ашлык кайтып беткәч, орлыкны калибрларга керешәчәкләр. "Быелгы урак бик сөендермәде,"-ди машинист Илшат Вәлиуллин. Моннан егерме ел элек биш-алты мең тонна ашлык җыеп алынган басулардан кайткан икмәк быел бер мең тоннага да тулмаган. Суктырасы мәйданнары да күп калмаган инде. Ул арада яңадан яңгыр сибәләргә кереште: болай булгач, комбайннар тиз генә басуга чыга алмаячаклар әле. "Республика фондына ашлык тапшыру беренче чираттагы бурыч булырга тиеш иде. Әмма кайбер хуҗалыклар бер тонна да чыгармадылар,"-ди министр. Андыйлар исемлегендә безнең Усали агрохимиклары да бар. Бурычлар 28нче августка капланып бетәргә тиеш, диде ул. Моны үтәмәгән хуҗалыкларга ягулыкны ташламалы бәяләрдән бирү туктатылырга мөмкин. Өченче кичектергесез бурыч-көзге чәчү. Уҗым культуралары пар җирләренә, картайган купьеллыклар һәм борчак чәчелгән участокларга урнаштырылырга тиеш. Бу нисбәттә дә пар җирләре аз булган хуҗалыкларыбыз тәнкыйтькә эләкте. Урак вакытын кылны кырыкка яра торган чак дип, юкка гына әйтмәгәннәр. Игеннәрен дә суктырып алырга, саламны да җыярга, туңга сөрергә дә, чәчәргә дә кирәк. Дөрестән дә, һәркем өчен сынау вакыты бүген авылда.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев