Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Ашлык–келәттә, кайгы юк йөрәктә

Югары Тәкәнеш ындыр табагында машинист булып Халик Габделкаюмов ун елдан артык эшли инде. Андагы ашлык чистарту, киптерү һәм калибрлау агрегатларын төзек тоту, эшләтү аның җаваплылыгында. Бүгенге көндә ул басудан кайткан арышны "ЗАВ-20" агрегатында чистартып, киптерергә тутыра. -Сез күп уракларда катнашкан кеше. Быелгысы башкаларыннан кайсы яклары белән аерыла. -Хәзер безнең ындыр...

Югары Тәкәнеш ындыр табагында машинист булып Халик Габделкаюмов ун елдан артык эшли инде. Андагы ашлык чистарту, киптерү һәм калибрлау агрегатларын төзек тоту, эшләтү аның җаваплылыгында. Бүгенге көндә ул басудан кайткан арышны "ЗАВ-20" агрегатында чистартып, киптерергә тутыра.

-Сез күп уракларда катнашкан кеше. Быелгысы башкаларыннан кайсы яклары белән аерыла.

-Хәзер безнең ындыр табакларына чәчүлек орлыкка саласы, халыкка бирәсе һәм фуражга калдырасы ашлык кына кайта. Күп өлешен комбайннардан ук ашлык кабул итү предприятиесенә озатып баралар. Шуңа күрә, безгә эшләр күләме кимеде. Әмма һәр уракның үз үзенчәлеге һәм мәшәкатьләре җитәрлек. Быелгы арыш вак. Басуларда сабагы буйга биек күренсә дә, бөртек тулган вакытта кызу һава тәэсир итми калмаган. Ашлык чистарту җайланмаларына ваграк иләкләр куярга туры килә. Кырдан кайта торган икмәкнең дымлылыгы да хәзергә югары әле - 25 процентка җитә. Аны 15 процентка кадәр төшергәч кенә амбарга салып була. Юкса, күгәрәчәк һәм бозылачак. Гомумән, 2011нче елны исәпләмәгәндә, басудан ваграк ашлык кайта хәзер. Элекке елларда эрерәк була торганнар иде.

-Басудан кайтучы икмәк күләме кимегәч, ындыр табагындагы эшләр дә тиз бетә торгандыр?

-Безнең беренче эш - ашлыкны чүп үләннәр орлыкларыннан чистарту. Кабат калибрлап чыгабыз. Явымлырак елны - ашлык дымлы кайтканда, киптерәбез. Кышка кергәч, орлыкка салынган икмәкне кузгатырга ярамый. Фуражга тартасы ашлык кына төяп җибәрелә. Яз җитүгә ындыр табагы тагын җанлана. Орлыкны басуга агулап чыгарабыз. Былтыр уракны коры вакытта бетергәч, амбарга салган ашлыкта гөмбәчек авырулары булмады. Ә аннан алдагы елда күп иде.

-Ындыр табагында ун еллап эшлим, дидегез. Башка эш тәкъдим итсәләр, күчәр идегезме?

-Кайда да эшләргә кирәк. Һәр кеше үз эшенең чын остасы булырга тиеш, дип уйлыйм мин. Ындыр табагындагы агрегатлар бик үзенчәлекле, аларны ремонтлый белергә дә кирәк. Ашлыкны калибрлый торган агрегат кына ватылса да, чәчүлек материалны башка бүлекчәләргә ташып эшкәртергә туры киләчәк. Мин үз эшемнән канәгать. Җитәкчеләребез хезмәтебезне дә күрә беләләр.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев