Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Амброзия–бакчага зыян

Соңгы вакытларда карантин объектларының зыяны турында еш сөйлиләр. "Карантин объекты" дигән сүз нинди чүп үләннәре, авырулар белән көрәшү мөһимлегенә ишарә ясый һәм үсемлекләр дөньясына салынучы зыянның нык сизелүе турында "Россельхознадзор"ның ТР буенча фитосанитар күзәтү бүлеге дәүләт инспекторы Мөдәррис Фәттахов белән хәбәрчебез Наталья Якимова әңгәмә оештырды. -Нинди карантин объектлары (үсемлекләр) Мамадыш...

Соңгы вакытларда карантин объектларының зыяны турында еш сөйлиләр. "Карантин объекты" дигән сүз нинди чүп үләннәре, авырулар белән көрәшү мөһимлегенә ишарә ясый һәм үсемлекләр дөньясына салынучы зыянның нык сизелүе турында "Россельхознадзор"ның ТР буенча фитосанитар күзәтү бүлеге дәүләт инспекторы Мөдәррис Фәттахов белән хәбәрчебез Наталья Якимова әңгәмә оештырды.

-Нинди карантин объектлары (үсемлекләр) Мамадыш районы чикләренә якынлашты?
-Беренче карашка алар бездә үсеп китә алмас кебек тоела. Шулай да, елдан-ел карантин объектлары безнең чикләргә һаман саен ныграк якынлаша баралар. 2008 елда "Шәмәрдән икмәк кабул итү предприятиесе" һәм "Арча элеваторы" ААҖләрендә үткән күзәтүләр барышында әрем яфраклы һәм өч бүлемле амброзия барлыгы ачыкланды. Шул ук елны Арча районының Үрнәк авылында биш хуҗалыкта бәрәңге нематодасы цистлары табылды. Контроль күзәтүләр вакытында Мамадыш районында карантин объектлар табылмады. Климатның акрынлап үзгәрүе карантин чүп үләннәренең һәм зарарлы организмнарның таралуына уңай йогынты ясый.
-Халык үз бакчаларын, дача участокларын ничек сакларга, нинди чаралар күрергә тиеш?
-Үз бакчаңны карантин чүп үләннәреннән саклау өчен аны тәртиптә, чисталыкта тотарга кирәк. Гади һәм карантин чүп үләннәр вегетатив рәвештә һәм орлыкланып та үрчи бит. Көздән, катырулар алдыннан җирне 25-30 сантиметр тирәнлектә эшкәртү дә яхшы нәтиҗәләр бирә. Әгәр участок мондый үсемлекләр белән зарарланган булса, бу бәладән үз көчләрең белән генә котылу мөмкин эш түгел. Ул очракта аны юк итү өчен Казаннан "Татар регионара ветеринар лаборатория" ФДБУнең фумигацион отрядын чакырту мөһим.
-Хәзерге вакытта бәрәңгенең кайсы сортларын утырту отышлы?
-Бәрәңге авыруларга бирешүчән. Ул фитофтора, фузариоз, алтынсу нематода һәм башкалар белән авырырга мөмкин. Нематодага бирешмәүче сортлар бар, тик андыйлар фузариоз белән фитофтораны йоктыручан була. Соңгысыннан бәрәңгенең "Удача" сорты курыкмый, нематодага "Жуковский ранний", "Лукьяновский", "Малиновка", "Россиянка" сортлары бирешми.
-Фермерларга, мәктәп яны участоклары җитәкчеләренә, бакчачыларга бәрәңге һәм башка яшелчәләр утыртканда нинди агротехник чаралар күрергә киңәш итәсез?
-Бәрәңге үстерү беренче карашка гына бик җиңел тоела. Беренчедән, бәрәңгенең сортын, репродукциясен дөрес сайларга, утырту, агротехник чаралар күрү, чүп үләннәренә, фитофторага каршы көрәшне вакытында башкару кирәк. Ә гербицидларны белгеч кушканча гына кулланырга киңәш итәр идем, чөнки алар кеше организмына тискәре йогынты ясыйлар. Колорадо коңгызына каршы нәтиҗәле чараларга конфидор-экстра, моспилан, регент керә. Бәрәңгене яңа участокка утырту мөмкинлеге булса, чәчү әйләнешен берьеллык һәм күпьеллык үләннәр кушып башкару яхшы. Мондый агротехник чаралар узган ел бик күп күзәтелгән алтынсу бәрәңге нематодасына һәм проволочникка каршы көрәштә уңай нәтиҗәләр бирә. Күңелсезлекләргә очрамас өчен, орлыклык бәрәңге сатып алган вакытта сатучыдан фитосанитар контроль актын күрсәтүен сорагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев