Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Амбар тулы корткыч бөҗәк

Басудагы түгел, амбардагы ашлык, ди халык. Амбарларыбыз аны кабул итәргә әзерме соң әле? «Россельхозцентр"ның район бүлеге начальнигы Хәлим Сәләхов белән әңгәмәбез шул хакта. -Хәлим Шиһапович, ындыр табакларын, алардагы ашлык эшкәртү җайланмаларын ремонтлап куйганнардыр бит инде? -Мамадыштагы ашлык кабул итү предприятиесенең әзерлеген комиссия тикшереп чыкты. Хуҗалыкларның әзерлеген дә республика Авыл хуҗалыгы...

Басудагы түгел, амбардагы ашлык, ди халык. Амбарларыбыз аны кабул итәргә әзерме соң әле? «Россельхозцентр"ның район бүлеге начальнигы Хәлим Сәләхов белән әңгәмәбез шул хакта.

-Хәлим Шиһапович, ындыр табакларын, алардагы ашлык эшкәртү җайланмаларын ремонтлап куйганнардыр бит инде?

-Мамадыштагы ашлык кабул итү предприятиесенең әзерлеген комиссия тикшереп чыкты. Хуҗалыкларның әзерлеген дә республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе дә карап китте. Ашлык чистарта, калибрлый торган "КЗС", "ЗАВ" кебек агрегатларны ремонтлап куйдылар. Һәркайсының даими эшли торган машинистлары бар. Ремонтларны шулар башкарды. Амбарларны да тизрәк икмәк калдыкларыннан чистартып бетереп, дезинфекцияләп чыгарга кирәк булачак. Моның өчен зур чыгымнар кирәкми: известь һәм бераз керосин таләп ителә. Мин үзем дә Урта Кирмәндә, Түбән Ушмада хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән кеше. Амбарларны һәм терлекчелек биналарын дезинфекцияләү өчен агу сиптерү агрегатларын гына куллана торган идек. Сиптергечләрнең штангаларын-канатларын алып куясың да, озын шланг тоташтырасың. Ә башына форсунка беркетәсең. Бернинди авырлыгы юк.

-Амбарларда корткыч бөҗәкләр дә үрчи. Аларга каршы препаратлар бармы?

-Фоском, фосфин, фуфанон, альцин, простор препаратларын кулланырга мөмкин. Дозалары зур түгел, шуңа күрә артык зур чыгымнар кирәк булмаячак. Фуфанон белән альцин, мәсәлән, квадрат метрга 0,2, простор-0,15 миллилитр кирәк. Кимерүчеләр булганда, приманкалар куеп чыгасың. Биологик бактороденцид препараты кулланырга да мөмкин. Барлык бу эшләр санитар кагыйдәләрне төгәл үтәп кенә башкарылсын. -Бүген күпьеллыкларның орлыкка калдырылган участокларын корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртергә дә кирәк бит әле.

-Бу эш, кичке якта, умартачыларны һәм авыл халкын кисәтеп кенә башкарылсын иде. Чәчәкләрдә кортлар күп була. Аларны үтереп бетермик. Кич кояш баеганда сиптергән препаратларның тәэсире яхшырак та була. -Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Хәлим Шиһапович.

Әңгәмәдәш Вәрис Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев