Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Алдынгылар

Өлкән яшьтәге, тәҗрибәле тракторчылар белән бер рәттән иң яхшы механизатор исеменә лаек булган егет ул "Мамадыш азык-төлек корпорациясе"ннән РҮЗИЛ ХӨСӘЕНОВ. Аның күрсәткечләре Усали зонасында иң югарысы-465 норма-смена. Май аендагы эшләрен кушмаса да иң күп эш башкаручы булыр иде ул. Ә бит Рүзилгә әле 22 яшь кенә. "Беренче тапкыр мине тракторга...

Өлкән яшьтәге, тәҗрибәле тракторчылар белән бер рәттән иң яхшы механизатор исеменә лаек булган егет ул "Мамадыш азык-төлек корпорациясе"ннән РҮЗИЛ ХӨСӘЕНОВ. Аның күрсәткечләре Усали зонасында иң югарысы-465 норма-смена. Май аендагы эшләрен кушмаса да иң күп эш башкаручы булыр иде ул. Ә бит Рүзилгә әле 22 яшь кенә. "Беренче тапкыр мине тракторга әти ике яшьлек чагымда утырткан. Шул вакыттан бирле аннан еарыла алмыйм инде,"-ди ул бераз шаярту кушып. "МТЗ-82" тракторы була ул. Әтисе аны 1991нче елда Вахитов исемендәге хуҗалык вакытында кабул итеп алган булган. Әлеге тракторда лаеклы ялга чыкканчы эшләгән ул. Пенсиягә киткәндә тракторын улы Рүзилгә тапшырып калдырган. Бүген үзеннән бер яшькә генә яшьрәк булган тракторында егет Кече Сон фермасында хезмәт куя. "ДеЛаваль" җайланмасы белән малларга азык та тарата, фермадан тирес тә чыгара. Ел әйләнә эш белән тәэмин ителгән ул. Иртәнге якта фермага басудан яшел масса алып кайта. Ә төштән соң печән зәзерләүгә чыга. "Яшь кенә булса да, төш кенә безнең Рүзил. Бик күпләргә үрнәк булачак әле ул,"-диләр аның турында хезмәттәшләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев