Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Агулаганда агуланма

Көнкүрешебездә химия сәнәгате продукциясен еш кулланабыз. Кызганычка каршы, безне аның нәтиҗәлелеге һәм файдаланганда уңайлылыгы күбрәк кызыксындыра. Ә менә химикатларның сәламәтлеккә куркынычсызлыгы турында уйлаганыбыз юк. Алар җәйге чорда бакчаларда чүп үләннәргә, корткычларга һәм үсемлекләрнең авыруларына каршы да киң файдаланыла. Чөнки химик эшкәртүдән башка чара юк. Инде ничә ел колорадо коңгызына каршы...

Көнкүрешебездә химия сәнәгате продукциясен еш кулланабыз. Кызганычка каршы, безне аның нәтиҗәлелеге һәм файдаланганда уңайлылыгы күбрәк кызыксындыра. Ә менә химикатларның сәламәтлеккә куркынычсызлыгы турында уйлаганыбыз юк. Алар җәйге чорда бакчаларда чүп үләннәргә, корткычларга һәм үсемлекләрнең авыруларына каршы да киң файдаланыла. Чөнки химик эшкәртүдән башка чара юк. Инде ничә ел колорадо коңгызына каршы нәтиҗәсез көрәш алып барабыз. Аны бетерү өчен нәтиҗәлерәк агу-химикатлар эзләргә, аларның дозаларын арттырырга мәҗбүрбез. Ә бит агу җиләк-җимешләр, яшелчәләр, бәрәңге аша безнең организмга эләгә һәм бу сәламәтлеккә билгеле бер дәрәҗәдә тискәре йогынты ясамыйча калмый. Шуңа күрә химикатларны базарда, яисә башка сәүдә нокталарында сатып алганда, сатучылардан аларны ничек файдаланырга кирәклеге турындагы инструкцияне сорарга онытмагыз. Кайбер препаратларның этикеткаларында аларның агулы түгеллеге күрсәтелә. Ләкин зыянсыз химикатлар, минераль ашламалар була алмый. Алар белән эш иткәндә саклык чаралары күрү сәламәтлегегез турында кайгырту дигән сүз. Бигрәк тә колорадо коңгызына каршы бакчаларны эшкәрткәндә махсус кием (резин итекләр, перчаткалар, күзлек), сулыш юлларына эләкмәсен өчен, респиратор (РУ-60, РПТ-67 маркалы) кияргә кирәк. Шул ук вакытта тәннең ачык урыны калмаска тиеш. Ә химикатлардан соң буш савытларны да теләсә кая тотып атарга ярамый. Иң әүвәл каустик сода эремәсендә юарга киңәш ителә. Агу-химикатлар сиптергечнең аркага кия торганын файдалану отышлырак. Аның торбасын үзеңнән 1,5-2 метр ераклыкта тотарга кирәк. Теләсә кайдан сатып алына торган агу-химикатларны шәхси хуҗалыкта файдалану катгый тыела. Үзебезнең әйләнә-тирә мохитебез турында да онытмыйк. Эшләгәннән соң борынны һәм авызны салкын су, аннары сабын белән, ә киемне содалы суда юарга кирәк. Бакчаларны җилсез көнне иртән, яисә кичен эшкәртү уңышлырак. Ә химикатларны су белән катнаштыру күләме инструкцияләрдә күрсәтелгән.

Рәүф Исмәгыйлов, «Россельхознадзор»ның ТР буенча идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге белгеч-эксперты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев