Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Инфраструктура

Ярлар да тоташа

Россия күләмендәге әһәмиятле төзелешләргә дә күнегә башладык бугай. Сишәмбе көнне Нократ аша салынучы яңа күпернең тимер конструкциясен урынына яткыруга багышланган тантана гадәти вакыйга кебек узды да китте. Минневәрис Мингалиев Әле моннан ел ярым элек кенә, Нократ аша яңа күпер файдалануга тапшырылу уңаеннан, аны ачу тантанасына Мәскәүдән һәм Казаннан күпсанлы мәртәбәле...

Россия күләмендәге әһәмиятле төзелешләргә дә күнегә башладык бугай. Сишәмбе көнне Нократ аша салынучы яңа күпернең тимер конструкциясен урынына яткыруга багышланган тантана гадәти вакыйга кебек узды да китте.

Минневәрис Мингалиев
Әле моннан ел ярым элек кенә, Нократ аша яңа күпер файдалануга тапшырылу уңаеннан, аны ачу тантанасына Мәскәүдән һәм Казаннан күпсанлы мәртәбәле кунаклар җыелган иде. Аның буенча транспорт чыгып йөри башлауга ук, кырык елга якын хезмәт иткән иске күперне сүтү эшенә дә керештеләр. Аның, хәтта, су төбенә утыртылган терәкләре дә калмаган. "Волгомост" ачык акционерлык җәмгыятенең 3нче отряды һәм аларга ярдәмгә килгән 46нчы отряд эшчеләре барысын да яңадан эшләгәннәр. Нократ уртасына балчык түшәп, дамба күтәреп кереп, терәкләр яңадан бетонланган. Ә тимер конструкцияне уң як ярда махсус әзерләнгән мәйданчыкта җыеп, әзер өлешне акрынлап механизмнар белән әлеге терәкләргә таба эттерә барганнар. Барысы 160 метрлы, 420 тонналы тимер конструкция әзерләнгән. 26нчы март көнне, төштән соң ул олы кунаклар катнашында урынына урнаштырып бетерелде.
-Конструкцияне җыярга 10нчы декабрьдә керешкән идек. Быел август аенда-Татарстан Республикасы көнендә яңа күпер аша автомобильләр йөри башлаячак,-диде 3нче күпер отряды начальнигы Антон Гурьянов.
Күпернең култыксаларын урнаштырасылары, тимер конструкцияне ике яр белән бетонлап тоташтырасы, өстенә асфальт түшисе һәм буяп чыгасылары калган. Бүгенге көндә ике отрядтан төзелештә ике йөз кеше эшли. Алар унбиш көнләп вахта алымы белән күрше республиклардан һәм өлкәлрдән килеп йөриләр. Эшләре төгәлләнү ягына барганлыктан, киләчәктә аларның саны акрынлап кими башлаячак.
-Күпер 8 баллы җир тетрәүләргә дә түзәчәк,-ди 46нчы күпер отрядының начальник урынбасары Илнур Нуриев.
Безнең шартларда хәзергә 6 баллык җир тетрәүләр дә булганы юк әле. Антон Гурьянов яңа күпергә 100 ел гарантия биреп тә сөендерде.
Ә Республика көненә ни бары биш ай калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев